Сәламәтлек
22 октябрь 2022, 07:30

Табиблар тудырган могҗиза

Катлаулы операция ясаганнар.

Табиблар тудырган могҗизаТабиблар тудырган могҗиза
Табиблар тудырган могҗиза

Катлаулы операция ясаганнар.

Уфа хирурглары кечкенә кызның ишетү сәләтен тергезү өчен аның колагына титан протез куйганнар.

Бу хакта Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итәләр.

Ведомствода белдерүләренчә, кызчык елдан артык инде начар ишеткән, колагыннан эрен килгән. Врачлар аңа "1 дәрәҗә чукраклык һәм хроник отит" диагнозы куйганнар һәм операция ясарга карар кылганнар.

Бу төр операция катлаулылардан, 4-6 сәгать дәвам итә. Башкортстанда мондый операцияне РБКДда гына ясыйлар.

Елына йөздән артык шундый операция ясала. Кызчыкка тизрәк савыгып, балачак шатлыкларын кичереп яшәргә язсын!

Табиблар тудырган могҗиза
Табиблар тудырган могҗиза
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас