

Хәтерегез яхшымы?
- Хәтерең яхшымы? Булмаса, аны яхшыртырга нәрсә ярдәм итә
Җавап:
- Әгәр дә зур күләмле әйбер ятларга кирәк булса, көн саен бер стакан
ананас суты эчәргә киңәш ителә. Хәтерне яхшырту сыйфаты булганга күрә, ананас – артистларның яраткан җимеше.
Ә нигә ананас? Кишер нишләгән?
Хәтер начарлана башласа кишер ашагыз. Ул баш миендә матдәләр алмашын яхшырта. Берәр нәрсә ятлар алдыннан кыргыч аша чыгарылган кишерне көнбагыш мае белән кушып ашасагыз, мәгънәсез тоелган җөмләләр дә исегездә калыр.
Ә миләш?
А витамины микъдары буенча миләш кишердән калышмый. Көн саен бер аш кашыгы миләшне (кайнатмасын да ярый) йогырт, катыкка кушып ашый аласыз. Чөнки бета-каротин сөт майлары белән яхшырак үзләштерелә. Күз яхшы күрсен өчен аеруча яхшы.
Миләштә нерв системасын ныгытырга ярдәм итүче, стресслардан саклаучы, йокыны яхшыртучы В төркеме витаминнары бар. Миләш канның оючанлыгын яхшыртучы К витаминына бай.
Әмма, тромбоз куркынычы булганда аны ашамагыз.
Фото: milalink.ru, pibig.info