Сәламәтлек
21 октябрь 2022, 12:37

Бил авыртканда...

Халык медицинасы киңәшләре                                   

Бил авыртканда...Бил авыртканда...
Бил авыртканда...

Бүген биле авыртуга бик күпләр зарлана. Аның сәбәпләре дә бихисап булырга мөмкин.

   Мәсәлән, табиблар оештырган сораштырулар буенча алынган мәгълүматларга караганда, илебездә биш кешенең өчесе еш кына бил авыртуларына зарлана икән. Әлбәттә, бүген даруханаләрдә билгә сөртү өчен күп төрле мазь һәм кремнар тәкъдим итәләр. Ләкин халык медицинасында да бу уңайдан шактый уңышлы исәпләнгән рецептлар еш шактый. Менә шуларның икесе. Файдасы тияр, кулланып карагыз!

   Зәнҗәбил (имбирь) онын сары майда кыздырып, бергә-бер нисбәбендә изелгән сарымсак белән кушып болгатыгыз.

   Әлеге май бил чәнчеп авырткан вакытта бик тә файда итә. Шулай ук билгә изелгән сарымсакны сылап, бәйләп кую да бик ярдәм итә икән. Әмма аны яндыра башлаганчы ук алырга кирәк булачак.

Фото: clinica-paramita.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас