Сәламәтлек
21 октябрь 2022, 11:40

Бер сорауга 11 җавап

Лимон кайсы очракларда тиз файда итә?    

Бер сорауга 11 җавапБер сорауга 11 җавап
Бер сорауга 11 җавап

Лимон кайсы очракларда тиз файда итә?

 

Лимонның файдасы турында күп языла. Бүген һәр авыру очрагына ярашлы кыска мәгълүмат китерәбез.

АНГИНА. Бу вакытта телемләп киселгән лимонны авызга кабып суырырга һәм йотарга, моны сәгать саен кабатларга киңәш ителә. Бигрәк тә лимонның кабыгы файдалы. Аны чәйнәгәннән соң С витамины тамак төбендәге бактерияләрне үтерсен өчен башка ризык капмый торырга кирәк.

ЮТӘЛЛӘГӘНДӘ тигез күләмдә бал, лимон суты, шикәр комы алып кайнатырга да, өянәк башлангач, 1аш кашыгы күләмендә кабып куяраг кирәк.

ТОМАУ ТӨШКӘНДӘ борынга көнгә 5-6 тапкыр берничә тамчы лимон суты тамызу файдалы.

ВИРУСЛАРГА КАРШЫ чөгендер һәм лимон суты кушылмасы — иң яхшы чара.

ГИПЕРТОНИЯДӘН интегүчеләргә тәүлегенә 3-4 тапкыр кабыгы белән ярты лимон ашарга.

БАШ АВЫРТКАНДА лимон кабыгының ак элпәсен чистартып, юеш ягы белән чигәгә куеп, берникадәр вакыт тотарга. Озакламый лимон кызарып чыгар, ә башыгыз авыртуы бетәр.

КҮҢЕЛ БОЛГАНГАНДА лимонның кабыгы белән йомшагы арасындагы ак элпә ярдәмгә килә. Косасы килгәндә, бераз гына баллы лимонлы су эчеп, сохари ашап куярга кирәк.

ИШЕТҮНЕ ЯХШЫРТУ өчен дә лимон кулланыла. Моның өчен көнгә 1/4 лимоның кабыгын ашау да җитә.

ЙӨРӘК-КАН ТАМЫРЛАРЫ

 Лимонда витаминнар белән бергә калий кебек бик кирәкле микроэлемент та бар. Ул җимеш составындагы цитрин һәм аскорбин кислотасы белән кушылып, нечкә кан тамырларының стеналарын ныгыта, аларның сыгылмалылыгын арттыра.

КӨЗӘН ҖЫЕРГАНДА 10 көн дәвамында иртә-кич аяк табанын лимон суты белән ышкырга. Суты кипкәч, оек кияргә.

БОРЫН КАНАГАНДА борын тишегенә лимон суты сеңдерелгән мамык тыгарга кирәк. Кан нык ага икән, борын яфракларын бармаклар белән кысып 3 минут тотарга кидәш ителә.  Белгечләр бу вакытта маңгайга юеш салкын сөлге яки боз куеп торырга киңәш итә.

 

Фото: ru.pinterest.com

 

 

Бер сорауга 11 җавап
Бер сорауга 11 җавап
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас