

Нинди генә ризык әзерләсәк тә, аны тозлыйбыз. Шулай булгач, аш өстәлгә килгәч аңа инде тоз өстәү хаҗәте булмаска тиеш кебек...
Шулай да күпләребез барыбер тәлинкәгә тоз өстәми калмый һәм шулай итеп үзләренең гомерләрен кыскарта”,- ди галимнәр. Аларга ышанмый кара: алларына килгән ризыкларына тоз өстәүчеләр, тоз өстәмәүчеләр белән чагыштырганда, гомерләрен 28 процентка кадәр кыскарталар икән.
Көндәлек туклану рационында тоз куллануны азга гына киметкәндә дә, кешеләрнең гомерләре озаер һәм сәламәтлекләре ныклы булыр иде, ди белгечләр.
Фото: indianspices.ru