Сәламәтлек
18 октябрь 2022, 07:18

Ашаргамы, ашамаскамы?

Моны һәркем үзе хәл итә...

Ашаргамы, ашамаскамы?Ашаргамы, ашамаскамы?
Ашаргамы, ашамаскамы?

-Ул холестеринны арттыра, шуңа да йомырка ашау зыянлы,- дигән сүзләрне ишеткәнегез бардыр.

   Күпсанлы тикшерүләр үткәргәннән соң, Ливерпуль университеты галимнәре йомырканың бик тә файдалы булуы турында белдерә. Ул хәтта диетада утыручыларга да файдалы икән. Галимнәр әйтүенчә, артык гәүдә авырлыгыннан котылу өчен көн саен ким дигәндә 2 йомырка ашарга кирәк.

   Эш шунда, йомыркада кеше организмы өчен бик тә файдалы һәм җиңел үзләштерелә торган аксым барлыгы ачыкланган. Шул аксым кешене зифа итә икән.   

Фото: i.pinimg.com

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас