

Ютәлдән шоколадлы-бананлы коктейль.
Ярты банан, бер бал калагы какао-порошок һәм ярты стакана җылы сөтне блендерда болгатып алабыз. Блендер булмаса, бананны измә ясалганчы изәбез һәм какао белән сөтне кушабыз һәм туглыйбыз.
Балага бу тәмле даруны җылы килеш эчерәбез.
Какао –теобромин чыганагы, ул тын юлларындагы спазмны ала, сулыш иркенәя. Ә сөт белән кушылган банан какырык кубаручы чара булып тора.
Бу эчемлек нерв системасын да тынычландыра. Шулай булгач, бар яклап та файдалы
Киңәшләребезне кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшергә онытмагыз!
Фото: dolce-gusto.ru