Сәламәтлек
17 октябрь 2022, 10:59

Организмны тазартып торырга кирәк

Әмма ничек?

Организмны тазартып торырга кирәкОрганизмны тазартып торырга кирәк
Организмны тазартып торырга кирәк

Әмма ничек?

 

Эчәкләрне тазарту өчен иртән ач карынга 300 г чи слива яисә 100 г караҗимешне бер стакан салкын су белән эчәргә киңәш ителә. Монда слива йомшагындагы пектин  төп рольне уйный. Алар эчәкләргә йомшак дезинфекцияләү йогынтысы ясый.

Гастриттан арыну өчен һәр ашау алдыннан 2-3 слива ашарга, йә ярты стакан слива суты эчәргә кирәк. Сливада аппетитны ачучы һәм шул нигездә ашказаны эшчәнлеген яхшыртучы матдәләр бар.

Йөрәк авыруларыннан һәм гипертониядән көн саен 100-150 г слива яки 50-75 г караҗимеш ашарга мөмкин. Сливаны шундый ук күләмдә ревматизм, подагра, бөер авырту, туберкулез, сидек куыгындагы таш, үпкә ялкынсынуы кебек сырхаулардан да ашарга киңәш ителә.
Тәндәге җәрәхәткә чи слива сутына манылган мамык кисәге каплап тотыгыз.

Караҗимеш бактерияләргә каршы торучы искиткеч сыйфатка ия җимеш. Ул аеруча итне дезинфекцияләү өчен кулланыла. Мәсәлән, ит фаршына өстәлгән караҗимеш андагы бактерияләрне үрчеттерми. Моннан тыш, киптерелгән слива дымны бик яхшы саклый, ит озак вакыт сусыл булып тора.

Фото: 

fermilon.ru

 

Организмны тазартып торырга кирәк
Организмны тазартып торырга кирәк
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас