Сәламәтлек
16 октябрь 2022, 07:21

Бөердәге ташны да эретә...

Димәк, күпләребез уйлаганча, терлек ризыгы гына түгел икән ул кукуруз...

Бөердәге ташны да эретә...Бөердәге ташны да эретә...
Бөердәге ташны да эретә...

Безнең якларда күкрәп, басуларны тутырып үскән кукуруз орлыкларының файдасы бихисап икән бит!

   Орлыкларын киптереп, май һәм он ясасаң, бик-бик тәмле коймак ясарга була. Орлыкларыннан төнәтмә ясап, үт куыгы, бавыр, бөер чирләрен дәваларга була. Төнәтмә ясауның берние дә юк: моның өчен эмаль савыт алып, шунда бер аш кашыгы вакланган орлык салырга һәм өстенә бер стакан кайнап торган су коеп, кайнап торган су парында 15 минут төнәтергә генә кирәк. Аннан уттан алып, тастамалга төреп, тагын 45 минут чамасы тотасы була. Менә шуны сөзеп, ашарга 30 минут кала эчегез. Әлеге төнәтмәдәге ситостерин, сапонин кебек матдәләр үтне сыеклый. Аның бүленеп чыгуын яхшырта, бөер ташларын эретә. Димәк, күпләребез уйлаганча, терлек ризыгы гына түгел икән ул кукуруз...

Фото: ravilov.media

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас