Сәламәтлек
14 октябрь 2022, 10:05

Талпан йокламый, прививка эшләт!

Талпанга каршы прививкаларны Роспотребнадзор бүгеннән, октябрь-ноябрь айларында ук ясата башларга киңәш итә.

Талпан йокламый, прививка эшләт!Талпан йокламый, прививка эшләт!
Талпан йокламый, прививка эшләт!

Талпанга каршы прививкаларны Роспотребнадзор бүгеннән,

октябрь-ноябрь айларында ук ясата башларга киңәш итә.

   Шулай иткәндә кеше организмы бөҗәкләрнең активлаша башлау

чорына иммунитет булдырырга өлгерәчәк, ди белгечләр.

   Беренче һәм икенче прививка арасындагы аралык 1-7 ай тәшкил

итәргә тиеш. Өченчесен беренчесен ясатканнан соң бер ел үткәч

эшлиләр. Ревакцинацияне һәр 3 ел саен эшләтергә киңәш ителә.

    Экстрен вакцинация дә эшләтергә мөмкин, аны язын һәм җәен,

ике этапта эшлиләр (беренче прививкадан соң ике атнадан

икенчесе эшләнә).

Фото: ufa.med.firmika.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас