

Агымдагы елның гыйнварыннан октябренә кадәр медицина массажы буенча эшчәнлек башкаруга лицензиясе булган медицина оешмалары саны 77,3% ка артты. Элегрәк теркәлгән медицина оешмаларына әлеге профиль буенча лицензияле 17 оешма өстәлде.
Республика лицензияләренең бердәм реестрында медицина массажы буенча эшчәнлек башкаруга лицензиясе булган 511 оешма теркәлгән, шуларның 178е-дәүләт һәм 333е-шәхси массаж ясаучылар.
Медицина массажы барлык дәвалау учреждениеләрендә диярлек кулланыла.
Массажның төп төрләре-дәвалау, спорт, гигиена һәм косметик. Дәвалау массажы дәвалау процессында да, аннан соң да - реабилитация этабында да кулланыла, һәм куллану чикләре юк диярлек.
Хәзерге вакытта медицина эшчәнлеге буенча лицензияләр кыска вакыт эчендә оператив рәвештә рәсмиләштерелә. Медицина эшчәнлеген башкаруга лицензияне беренчел рәсмиләштерү - 15 көн, ә яңадан рәсмиләштерү-10 көн.