Сәламәтлек
13 октябрь 2022, 11:00

Җиңел адымнар белән – сәламәтлеккә!

20 октябрь – остеопорозга каршы көрәш көне.

Җиңел адымнар белән – сәламәтлеккә!Җиңел адымнар белән – сәламәтлеккә!
Җиңел адымнар белән – сәламәтлеккә!

Уфаның Сипайлово бистәсендә яшәгәнлектән, ямьле җәйге көннәрдә дә, алтын көзнең күзләрне иркәли торган матур кичләрендә дә, хәтта кышын да Караидел елгасы буена еш төшәм. Менә дигән ял! Елга янәшәдә, җәен су керергә, кышын чаңгыда йөрергә була.  76 яшьлек Сәкинә апа белән шундый җәйге ялларның берсендә таныштым да инде мин.

      Яулыгын авылча чөеп ябынган, өстенә килешле  спорт костюмы, аякларына җыйнак кроссовкилар кигән апа менә ике еллап инде кулыннан скандинав таякларын төшерми. Үзе әйтмешли, җиңел адымнар белән сәламәтлеккә табан атлый. Сәкинә апа – скандинав йөреше  фанаты.   “Кызыма рәхмәт, ул кызыктырды. Үзе дә, кияү дә, мин дә, хәтта ике күршем дә – барыбызны да шушы скандинав йөрешенә җәлеп итте. Махсус таяклар алып кайткач, ул миңа: “Әни, менә таяклар, иренмә, йөре.  Ешрак йөрсәң, остеопороздан качарсың, һәрвакыт үз аякларыңда булырсың”, диде. Дөрес әйткән кызым. Көн саен диярлек йөрим. Буыннар сызлавы да кимеде, йөрәк тә хәзер бик какмый, җилкә белән муен да бик оемый”.

     Ә остеопорозның нәрсә икәнен күпләребез беләдер дип уйлыйм. Олыгайган көндә аякны яки кулны, я янбаш сөяген сындырып, урын өстендә ятудан Ходай сакласын. Беркемгә дә сер түгел, өлкәнәя барган саен организмда сөякләр ныклыгы кими, нәтиҗәдә, алар зәгыйфьләнә, тиз сынучанга әверелү хәвефе арта.

     Бүгенге заманда күпләребезгә физик нагрузка җитми. Ә оспеопороз шуны гына көтеп тора да инде. Дөрес, барлык кешеләр дә, сәламәтлекләре төрлечә булганлыктан, спортның актив төрләре белән шөгыльләнә  дә алмый. Ә менә скандинав йөреше  кешенең ничә яшьтә, нинди тән авырлыгында, нинди социаль статуста булуына карамастан һәркемгә дә туры килә.

      Соңгы елларда скандинав йөреше илебездә, шул исәптә республикада да бик популярлашып китте. Бу аның көчле сәламәтләндерү нәтиҗәсе бирүе белән аңлатыла. Скандинав йөрешенә өйрәнүнең бер авырлыгы да юк. Монда әллә нинди осталык та таләп ителми.

  • Барысы да гади һәм аңлаешлы. Аның каравы файдасы әйтеп бетергесез, - ди бу җәһәттән, фикере белән кызыксынгач, травмотолог-ортопед, Башкортстанның атказанган табибы, Русиянең остеопороз ассоциясенең Президиумы әгъзасы, Уфа шәһәренең остеопорозны профилактикалау, диагностикалау һәм дәвалау үзәге җитәкчесе, медицина фәннәре кандидаты, табиб Радик Зөфәр улы Нурлыгаянов. – Иң беренче чиратта, йөрәк һәм кан тамырлары эшчәнлеге яхшыра, мускулар ныгына, иммунитет арта, организмдагы артык май катламы “яна”, гәүдә тотышы, хәтер яхшыра. Скандинав йөреше белән мавыкккан кешеләрдә тезләргә һәм буыннарга басым кими, нерв системасы эшчәнлеше нормальләшә. Канда глюкоза дәрәҗәсе кими – бу да бик мөһим. Чагыштырп карау өчен шундый саннар китерәсем килә: йөгерү белән мавыккан кешенең йөгергәндә 45% мускулы эшли – бу сәгатенә 300 ккал “яна” дигән сүз. Сәпидтә йөргәндә мускулларның 50%  катнаша һәм сәгатенә 500 ккал юкка чыга. Ә скандинав йөрешенә өстенлек бирүчеләрнең 90 % мускуллары хәрәкәттә булып, сәгатенә 700 ккал юк була дигән сүз. Аерманы сизәсезме?

      Скандинав йөрешенең иң зур өстенлекләренең берсе – медицина ягыннан бернинди каршылыклар булмау. Табиблар үзләре болай диләр: “Әгәр сез ятып чирләүче пациент түгел икән, димәк, йөри аласыз. Димәк, сез һичшиксез таяклар белән атларга сәләтлесез”.

      Шунысы да бар, табиблар әйтүенчә, һәрбер атлап йөрү дә – организмга файда китерүче, сәламәтлеккә илтүче йөрү түгел. Кулны кесәгә тыгып, салмак кына атлап кибеткә барып килү дә, үзеңә кирәкле автобусны күреп калганнан соң, “әһә, бу минеке!” дип тукталышка шәп-шәп атлап җилдерүнең  дә файдасы – шул кадәр генә. Скандинав йөреше – бөтенләй икенче хәл. Ул сәламәтлек белән бәйле күп проблемаларны хәл итәргә булыша. Скандинавча атлау  югары темпта башкарыла – атлаганда сәгатенә 6,5-7 чакрым ара үтелә. Болай атлаганда балтырлар һәм янбаш мускуллары да актив эшли, хәрәкәт үкчә аша үтә. Адымны атлаганда табан асты җирдән, асфальттан, грунттан көч белән этәрелә.

      Скандинав йөреше ул – сәламәт яшәү гадәте. Монда кыйбатлы җиһазлар да кирәкми. Иң мөһиме – теләк, үз стандартларыңа туры килгән махсус таяклар һәм  сыйфатлы, уңайлы аяк киеме. Таяклар дигәннән, бу урында  кешенең буй озынлыгына карап махсус таякларның нинди озынлыкта булырга тиешлеге турында мәгълүмат бирмәкчебез.

        Шулай итеп, буй озынлыгы 136-14 см булганда таяклар озынлыгы – 90 см, буй 142-150 см булса – 95 см, 151-158 см булганда – 100 см, 159-165 см булганда – 105 см, 166-173 см булганда – 110 һәм 174-181 см булганда – 115 см.лы таяклар кирәк булачак.

      Язмамны якын танышыма әйләнгән Сәкинә апаның сүзләре белән тәмамлыйсым килә: “Бүген күп чирләр стресстан, нервлардан, борчылудан килеп чыга, диләр. Болай дип әйтергә нигез дә бар. Тынгысыз, көн саен хафаланырга, якыннарыбыз, туганнарыбыз өчен борчылырга туры килгән заманда яшибез. Шундый вакытта менә скандинавча атлаулар борчулы уйлардан арынырга ярдәм итә дә инде”.

       Әйе, стресс нәтиҗәләрен профилактикалаучы һәм көрәшүче идеаль вариант буларак скандинав йөреше белән дуслашырга, уңайлы таяклар ярдәмендә остеопороздан качарга күптән вакыттыр. Һәрдаим хәрәкәттә булабыз икән, димәк, җаныбыз һәм тәнебез гармониягә килә, ул хәрәкәт организмыбыз өчен үтә дә муһим булган биохимик процесларны эшләтеп җибәрә дигән сүз.  Сәламәтлектә, гармониядә яшик, шуңа омтылыйк.

                                           Руфина Таҗиева.                             

      

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас