

Аны тиешле күләмдә кулланабызмы?
Йөзем – бөерләргә йогынты ясый, бәвел бүленүен көчәйтә, шешенүләрне бетерә.
Дәвамлы бөер авырулары күзәтелгәндә, дарулар кабул итү белән бер үк вакытта яңа әзерләнгән йөзем суын да кулланалар. Бер тәүлеккә аның микъдары бер килограмм гәүдә авырлыгына 3-10 г (ягъни тәүлеккә 200-600 г) тәшкил итәргә тиеш. Йөзем суын көнгә 3 тапкыр кабул итәргә кирәк.
Ике бөер йомгакчыгы ялкынсынган вакытта да йөзем суы файдалы. Аның тәүлеклек микъдары гәүдәнең 1 килограмм авырлыгына 5-15 г га кадәр (тәүлеккә 300-900 г) тәшкил итә. Йөзем суын иртә, көндез, кич эчәргә кирәк. Шул ук вакытта махсус туклануга күчегез: итне, балыкны – атнага бер, итсез ашлар, яшелчә һәм җиләк-җимеш боткаларын теләгән кадәр ашарга киңәш ителә. Тозны исә тәүлеккә, күп дигәндә, 3 г гына кулланырга ярый.
Йөзем (виноград) шулай ук минераль матдәләргә һәм витаминнарга иң бай җимешләрнең берсе. Аның 20-25 процентын кан тарафыннан бик тиз үзләштерүгә ия булган глюкоза тәшкил итә, шуңа да йөзем авыр физик яки акыл хезмәте белән шөгыльләнүчеләр өчен бик тә файдалы.
Йөземдә глюкоза һәм тимернең югары концентрациясе булганга күрә, ул организм тарафыннан кан җитештерүне арттыра, азканлылыктан дәвалый. Аннан тыш, бу җимештә ашказаны эшләмәгәндә, бөер һәм бавыр авырулары булганда организмга уңай тәэсир итүче табигать компонентлары бар.
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, йөземдә булган кайбер химик кушылмалар яман шеш авыруларының килеп чыгуын киметә.
Фото: edatop.ru