

Кумертауда медицина приборлары җитештерүне башлап җибәрергә уйлыйлар. Русия Икътисади үсеш министрлыгы «ПРОКВАДРАТ МЕДИКАЛ» җаваплылыгы чикләнгән оешмасы Башкортстанның «Кумертау» алга киткән үсеш территориясен резидентлары реестрына кертте.
Компания дәүләт һәм гражданнар секторларының дәвалау учреждениеләре өчен медицина шприцларының киң номенклатурасын җитештерүне оештыруга 300 млн.сумнан артык инвестицияләргә ниятли. Бу хакта БР Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары – БР икътисади үсеш һем инвестицион сәясәт министры Рөстәм Муратов хәбәр итте.
- Яңа резидент проектны 2022-2028 елларда гамәлгә ашырырга планлаштыра. Җитештерүдә 96 эш урыны булдырылачак. Җитештерелә торган продукция Башкортстан Республикасы медицина учреждениеләренә һәм якын – тирә өлкәләргә турыдан-туры сату юлы белән, онлайн медицина товарлары мәйданчыклары аша, шулай ук предприятие сайты аша сатылачак, - диде Рөстәм Моратов.
Әлеге предприятиедә елына 150 млн изделие эшләп чыгару планлаштырыла.