Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
3 октябрь 2022, 22:55

Прививка ясаттыгызмы?

Бу хакта оператив киңәшмәдә сүз алып барылды.

Прививка ясаттыгызмы?
Прививка ясаттыгызмы?

Башкортстанда яшәүче 770 мең кеше гриппка каршы прививка ясаткан. Республикада барлыгы 2,4 млн кешегә прививка ясарга планлаштыралар. Бу хакта республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

- Халыкны иммунизацияләү өчен республиканың һәр дәваханәсендә прививка кабинетлары эшли. Анда грипптан да, коронавирус инфекциясеннән дә прививка алырга мөмкин, – дип аңлатты Айрат Рәхмәтуллин. - Башкортстанга барлыгы 1,4 млн доза гриппка каршы вакцина китерделәр.

Параллель рәвештә covid-19 вакциналаштыру кампаниясен үткәрәләр. Башкортстанда коронавирус инфекциясеннән тулысынча 3,1 млн кешегә прививка ясатканнар.

Республиканың сәламәтлек саклау министры искәрткәнчә, covid-19ның начар нәтиҗәләрен кисәтү өчен алты ай саен прививка ясарга һәм коронавируска каршы прививка ясарга киңәш итәләр. Беренче билгеләре булганда, табибка мөрәҗәгать итәргә һәм үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә кирәк. Хәлеге кискен начарайган очракта, температура 38,5 градустан югары булса - ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк.

 

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: