Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
23 сентябрь 2022, 15:18

Иммунитетны күтәрү кирәкме?

Чынлап та, нәрсә соң ул иммунитет? Адәм баласына никадәр еш чирләргә “мөмкин”? Иммунитет чынлап та “төшәме”? Аны ничек ныгытырга мөмкин?

Иммунитетны күтәрү кирәкме?
Иммунитетны күтәрү кирәкме?

   Көз җитте, инде бүген үк төрле ОРЗ, ОРВИ белән авыручылар

саны артканнан-арта бара. Озакламый аларга грипп кушылыр.

Менә нәкъ бу чорда поликлиникаларда чиратлар тезелә,

даруханәләр исә айлык керем планнарын берничә көн эчендә

үтәргә өлгерә торгандыр. Көзен-кышын чирләмәс өчен күпләребез

иммунитетын ныгытырга тырыша. Моның өчен даруханәләр нинди

генә махсус препаратлар тәкъдим итми?

   “Каш төзәтәм дип, күз чыгарган” дигән сүзләр бар безнең халыкта... Бу әйтем “иммунитетны ныгытучы” дарулар белән

бәйле хәлгә бигрәк тә туры килә, дип шаярта табиблар.

   Чынлап та, нәрсә соң ул иммунитет? Адәм баласына никадәр еш чирләргә “мөмкин”? Иммунитет чынлап та “төшәме”? Аны ничек ныгытырга мөмкин? Әлеге һ.б. күпсанлы сорауларга җавапны бүген медицина фәннәре кандидаты, табиб-педиатр, аллерголог-иммунолог Белла Брагвадзе бирә.

   -Иң тәүдә барсын да кызыксындырган сорауны бирик әле: нәрсәул иммунитет һәм аны ничек ныгытырга?

   -Бик гади һәм барсын да үз эченә ала торган бер кагыйдә бар:

иммунитет – ул кеше организмын барча генетик яктан чит булган

нәрсәләрдән саклау ысулы. Адәм баласы өчен болар –

бактерияләр, паразитлар, гөмбәчекләр, вируслар һ.б. кебек тышкы

факторлар да, яман шешкә мутацияләнгән күзәнәкләр кебек эчке

факторлар да булырга мөмкин. Шул ук вакытта иммун

системасының агрессорга әверелеп, аутоиммун чирләр китереп

чыгарырга сәләтле күзәнәкләре дә булуы бар.Менә шулай итеп,

иммунитет безне инфекцияләрдән дә, яман шештән һәм

аутоиммун авырулардан да саклый һәм организмның бөтенлеген

тәшкил итә.

   -Әйтегезче, иммунитет иммуномодуляторлар эчәргә кирәк

булырлык чиккә кадәр “төшәргә” мөмкинме?

   -Аның зәгыйфьләнүе, “төшүе”, “күтәрелүе” – болар барсы да

бүген модалы бер сүзгә әверелде кебек тоела миңа һәм

чынбарлыктагы иммунологиягә аларның бер катнашы да юк.

Әлбәттә, иммун дефициты кебек катлаулы чирләр дә була. Алар,

нигездә, я генетик зәгыйфьлек, я зарарлы тышкы тәэсирләр

аркасында килеп чыга һәм махсус дәвалау

курслары үтүне таләп итә (еш кына стационарда дәвалауны).

Бу  очракта иммунолог сезгә тискәре тәэсирләре

булган, бары тик дәваханә шартларында гына кулланыла торган

дару препаратларын билгеләргә мөмкин. Ә менә ОРВИ һәм ОРЗ

кебек чирләрне дәвалау, иммунитетны ныгыту өчен файдалы дип

көн-төн рекламаланган препаратларны һич тә табиб билгеләмәгән килеш кабул итәргә ярамый. Аларның файдасы, нигездә, фәнни

яктан расланмаган һәм сәламәт кешегә һичбер кирәге юк.

-Гомумән, аларның файдасы бармы икән?

   -Бармы-юкмы, зыянлымы-зыянсызсызмы икәнен тәгаен әйтер өчен башта киңкырлы тикшерүләр үткәрергә кирәк. Шул вакытта гына, препаратны организмга керткән вакытта аның этаплы тәэсире, барлык зыянлы яклары, ә иң мөһиме –тәгаен

нәрсәне стимуллаштыруы аңлатыла. Бәлки, дару

гиперстимуляциягә һәм, мәсәлән, аутоиммун чирләргә яки

аллергиягә китерәдер? Ләкин аларның күбесе мондый тикшерүләр үтмәгән, шуңа күрә дә табиб аларны билгеләргә тиеш түгел.

   -Бүген кибетләрдә кайсыбер азык-төлекне, мәсәлән,

әчетелгән сөт продуктларын, “иммунитетны ныгыту өчен” дигән язу белән саталар. Бу да маркетинг алыммы?

   -Әлбәттә, әчетелгән сөт ризыкларының иммунитетны күтәрүен

дәлилләрдәй зур тикшеренүләр үткәрелмәгән. Шунысын аңлау

кирәк: яхшы эшләүче ашказаны-эчәк тракты ( микрофлорасы

сәламәт булган) иммунитетка инфекциягә каршы көрәшергә ярдәм

итә. Эш шунда, эчәклектә иммун системасы бик көчле – чөнки анда

лимфоид тукыма бар. Ә инде сезнең сорауга килгәндә, мин

бер кешегә дә иммунитетны күтәрүгә препаратлар яки әче сөт

ризыклары ярдәм итәчәк дип әйтә алмыйм.

   -Витаминнарга килгәндә, ни әйтерсез? Күп кешеләр,

иммунитетны күтәрергә кирәк дип, витаминнар эчә. Витаминнар

чынлап та ярдәмчеләрме?

   -Әгәр чирләп-фәлән китсә, адәм баласы тизрәк иммунитетны

ныгыта торган тылсымлы төймә эзли башлый инде ул. Ләкин, еш

кына алар теләгәнчә килеп чыкмый шул. Беренчедән, кешегә

иммунологик конституция дигән нәрсә хас, ягъни, билгеле бер

сәләт. Гади тел белән әйткәндә: кемнеңдер иммунитеты көчлерәк,

кемдәдер – зәгыйфьрәк, нәтиҗәдә, кемдер ешрак чирли, кемдер –

сирәгрәк. Генетик дәрәҗәдә без моны берничек тә үзгәртә

алмыйбыз. Поливитаминнар белән – берничек тә. Ә менә яшәү

рәвешен үзгәртү белән 100 проценты белән – әйе!

   Бүген Д витамины турында аерым әйтеп үтәсем килә. Гормонга

охшаш бу витамин бик тә җитди тәэсир итүгә сәләтле. Аның

иммунитетка уңай тәэсир итүе тикшерүләр белән дәлилләнгән.

Шуңа күрә дә, чирләрне искәртү максатында, аны балаларга да,

өлкәннәргә дә безнең илдә генә түгел, ә бөтен дөньяда кулланырга

тәкъдим итәләр.

   -Ә башка витаминнар комплексларына карашыгыз нинди?

   -Еш чирләүче кешеләргә аларның файдасы тию турында

расланган фактлар юк. Мин үзем пациентларыма дөрес яшәү

рәвеше алып барырга һәм барлык файдалы микроэлементлар һәм

витаминнарны тукланган ризыктан алырга тырышырга киңәш итәм.

“Акчагызны төрле шикле поливитаминнар яки БАДларга әрәм

иткәнче, сыйфатлы ризыклар сатып алыгыз, бу күпкә файдалырак

булачак”,- дим аларга.Шул ук вакытта физик активлык, саф һава

һәм озайлы, сыйфатлы төнге йокы кирәк кешегә.

 

   -Әгәр еш авырыйсың икән, тизрәк иммунологка ашыгырга

кирәкме?

   -Гади ОРВИ, ОРЗ белән авырыйсыз икән, җитди

иммунологик тайпылышлар бар дигән сүз түгел әле. Ләкин инде һәр ОРВИ яки ОРЗ катлауланулар, мәсәлән, синусит, гайморит, эренле отит белән тәмамлана икән, иммунологка киренергә киңәш итәм.

   -Ә еш чирләү ул, сезнеңчә, нинди ешлыкта? Аның нормасы

бармы?

   -Әлбәттә, бу уңайдан төрле фикерләр яшәп килә. Әгәр дә уртача

санны алсак, өлкән яшьтәгеләр өчен норма – елына 6 тапкыр ОРВИ

үткәрү, ә балалар өчен – 10-12 тапкыр. Балалар бакчасына йөрүче

сабыйлар, мәсәлән, ай саен дә чирләп алырга мөмкин. Монда инде

саннар мөһим түгел, ә кешенең ни дәрәҗәдә чирләве мөһим роль

уйный: чирне авыр үткәрәме, катлауланулар бармы, ни вакыт эчендә терелә һ.б. Әгәр дә ОРВИ тымау, ютәлләштерү һәм тамак авырту белән үтә, ләкин күп итеп сыеклык эчкәннән һәм борынны еш юдырудан соң үзеннән-үзе терелә икән (мәсәлән, атна ахырына кадәр), димәк, иммун системасында бернинди дә проблемалар юк.

   -Иммунитет көчсезләнмәсен өчен нишләргә кирәк? Ә нәрсә

эшләргә ярамый?

   -Беренчедән, иммунитет тыныч кына үз бурычын башкарсын өчен

шартлар тудырырга кирәк, аның эшенә кысылырга ярамый. Шулай ук ясалма рәвештә аны көчәйтергә тырышу да дөрес булмас – бу

хәвефле. Безнең иммун системасына яхшы эшләү өчен иң уңайлы

шарт – сәламәт яшәү рәвеше алып бару.

   Мин аңлыйм, бар кешегә дә тылсымлы, шунда ук терелтә торган

дару кирәк. Ләкин шуны онытырга ярамый – төнлә йоклау һәм

йокы туйганчы йоклау – бик тә мөһим. Чөнки, нәкъ менә төнлә,

йоклаган вакытта иммун системасы күзәнәкләре барлыкка

киләләр.

   Тагын да бер тапкыр сыйфатлы итеп ашау турында әйтәсем килә.Яхшы, файдалы ризыклар гына иммун системасы күзәнәкләре өчен төзелеш материалы булып хезмәт итә ала. Моннан тыш, организм буенча иммун системасы күзәнәкләре нормаль хәрәкәт итә алсыннар өчен физик активлык та кирәк. Әлбәттә, стрессларга бирешмәүчәнлек тәрбияләгез, чөнки стресс – иммунитетны “үтерүче” факторларның берсе.

   -Хәзер чыныгу турында күп сөйлиләр. Бу чынлап та файдалымы?

   -Чыныгу – искиткеч шифалы! Кеше организмы ул бик акыллы,

ул бар нәрсәгә дә күнегә ала. Әгәр түбән температураларга

ияләнгән икән, салкыннар аның өчен стресс була алмаячак. Гадәттә

бит организмда кан тамырлары кысыла. Нәтиҗәдә, анда иммун

системасы күзәнәкләре үтеп керә алмый һәм, шуннан файдаланып,

вирус бу урыннардан организмга үтеп керә. Аннан инде без: “мин

бик өшегән идем, шуңа чирләдем дә”,- дибез.

   Әлбәттә, сәбәп – вируста. Ләкин бу очракта салкын бары тик

әйдәүче фактор гына булып кала. Әгәр организм салкынга

өйрәнгән икән, аның өчен кышын салкынга чыгу – бернинди стресс

була алмый. Шулай итеп, салкынга чыдам кешенең иммун

системасы рәхәтләнеп үз эшен башкара ала, кеше

чирләми. Менә шулай итеп, чыгыгу һәм иммунитет бергәләшеп,

кулга-кул тотынып, безне төрле инфекцияләрдән саклый.

   -Иммун дефициты. Нәрсә ул? Кайдан барлыкка килә?

   -Аларның беренчел һәм икенчел төрләре була. Беренчеләре

генетика белән бәйле. Ягъни, бала әти-әнисеннән “бүләк ителгән”

яки башка бер сәбәп белән барлыкка килгән билгеле бер генетик

мутация белән туа һәм иммун системасының кайсыдыр бер

эшчәнлеге сафтан чыга. Нәтиҗәдә, бала организмы инфекцияләр яки аларның кайсыбер типлары белән көрәшә алмый.

   Икенчел иммунодефицит – эчке яки тышкы факторлар аркасында

барлыкка килгән чирләр төркеме. Аларны диагностикалауга,

дәвалауга бөтенләй башка ысуллар табу кирәк. Боларга, мәсәлән,

көчле инфекцияле чирләр үткәргән, операция ясаткан, пешкән

яки ВИЧ-инфекциягә дучар булган кешеләр керә. Кайсыбер очракларда белгечләр, моңа китергән сәбәпләрне юкка чыгарып, бу иммунодефицитка каршы тәэсирле дәвалау ысуллары таба ала.

Һәм шул вакытта иммун системасы тиешенчә эшли башлый. Атап

әйткәндә, бу ысул химия терапиясе үткән пациентларга яхшы

булыша. Химия алган вакытта аларда иммун җитешмәүчәнлеге

күзәтелә, ә дәвалау курсы беткәннән соң – система үз эшен җайга

сала. Беренчел иммун дефицитын дәвалауга килгәндә, монда

барсы да җиңелрәк.

   Кызганычка каршы, ВИЧ белән бәйле очракларда без моңа тәэсир

итә алмыйбыз. Әйтеп үтүемчә, иммун дефицитын чир гадәти

булмаганча чагылганда, стандарт терапиягә бирешмәгән чагында

(мәсәлән, бактерияләргә каршы), ОРВИ исә эренле катлауланулар

белән тәмамланганда тотып алырга мөмкин. Кыскасы, боларның барсы да, сәбәпләрне ачыклау өчен, иммунологка мөрәҗәгать итүгә бер сәбәп.

   Иммун системасы үзенә зур саклык белән караганны, үз эшенә

кысылмаганны ярата. Шул чакта гына ул безне төрле чирләрдән батырларча сакларга әзер була!

                                       Гөлара Арсланова әзерләде.

Фото: polyclin.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: