Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
19 сентябрь 2022, 14:41

Шаурманы курыкмыйча ашарга ярыймы?

Каян килгән ул?

Шаурманы курыкмыйча ашарга ярыймы?
Шаурманы курыкмыйча ашарга ярыймы?

Каян килгән ул?


Шаурма «чыгышы» белән – Ливаннан. Камырга төрелгән ит һәм яшелчә кайчандыр анда кунак сые, иң затлы ризык булып саналган. Россиягә ул узган гасырның 80 нче елларында килеп кергән. Бу ризык башлыча урам ларекларында – «шаурмичка»ларда сатыла. Ул нинди ризык : ашарга яраклымы, түгелме?


Табиблар ни ди...

Диетологлар әйтүенчә, шаурма – файдалы ризык. Итендә аксым күп, яшелчәсе – клетчатка һәм витаминнар чыганагы, ә соусы белән ләвәше – тиз эшкәртелә торган углеводлар. Болар, тамакны туйдырып, асылда көн дәвамына җитәрлек көч-энергия бирә. Шуңа күрә шаурма – спортчыларның яраткан ризыгы да. Табиблар, шуны истә тотып, физик көч куеп эшләүчеләргә аны даими ашарга киңәш итә хәтта.

Кайда сатыла?

Кемнәрдер яратып ашаган бу ризык кайбер күңелсез хәлләргә дә сәбәп булгалый. Иң элек шаурманың кайда сатылуына игътибар итегез. «Куркыныч» урыннар – метро станцияләре, вокзал һәм базарлар. Халык күп йөри торган җирләрдә, экономияләү өчен, майлы ит (бер порциягә 120 грамм чамасы май) кулланалар. Ә мондый шаурманың ашкайнату органнарына зыянлы! Даими кулланганда, симерүгә китерергә һәм эчәкләрдә төрле авырулар китереп чыгарырга да мөмкин. Вокзал, базар тирәсендәге лареклардагы пешекчеләр кетчуп белән майонезны кызганмый. Әлбәттә инде, иң арзанлысын, составында тозы күп булганын күп итеп салалар. Бу продуктлар, организмда сыеклыкны тоткарлап, кан басымын күтәрә. Шуны истә тотыгыз: санитария кагыйдәләре санга сугылмаган ноктадан сатып алынган шаурма йогышлы авырулар дә «бүләк итәргә» мөмкин.

Составын тикшер

Әлбәттә инде, иң беренче шаурманың составын карарага кирәк. Аны әзерләүдә майсыз ит – сыер, тавык яки күркә ите кулланылырга тиеш. Мондый иттә зарарлы майлар юк, аның каравы А, В, Е витаминнары һәм протеин күп. Көнчыгыш традицияләре буенча, шаурманың эчлеге сарык итеннән торырга тиеш. Алдан маринадланган ит катламнарын таякка пирамида кебек өеп, вертикаль грильдә әзерлиләр. Пешкәч, итне телемләп кисеп алалар. Бу ысулны бездә дә кулланалар.

Көнчыгышта майонез һәм кетчуп урынына һәрвакыт йогырт соусы кулланыла. Ә ул күпкә файдалырак һәм тәмлерәк. Ларекта шаурманың шундый соуста әзерләнгәнен алырга тырышыгыз.

Шаурманың «тышкы кыяфәте»нә дә игътибар итегез. Ләвәше аксыл да, көйгән дә, эчлеге – әз дә, артык күп тә булмасын. Бу билгеләр аның сыйфатсызлыгына ишарәли. Ә «ләвәше сырдан ясалган» дип, купшы сүзләр белән «төреп» сатылганнарына дә саграк карагыз. Мондый очракларда камыр өчен сыр яки башка «тәмле әйбер» урынына химик тәмләткечләр генә кулланыла.

Иң мөһиме! Арзанына кызыкмагыз. Беркем дә бәяне тикмәгә генә арзан куймый. Очсызлы ризык гадәттә искергән иттән яки бозыла башлаган яшелчәдән әзерләнә.

Шаурма пешерү остасы Усман Ариловтан бер рецепт.

Кирәк булачак: 1 кап юка ләвәш, 180 грамм тавык ите, 100 грамм кәбестә, 1 тозлы кыяр, 1 помидор, 2 аш кашыгы кетчуп яки томат пастасы, 2 аш кашыгы майонез, кыздыру өчен үсемлек мае, тәменчә тоз һәм борыч.

Кәбестәне салам рәвешендә юка гына турыйбыз. Бераз тоз өстәп, болгатабыз. Кыярны ваклап шакмаклап турыйбыз. Суланып, ләвәшне йомшартмасын өчен помидорны орлыкларыннан чистартабыз һәм боҗралап турыйбыз. Һәр боҗраны дүрткә бүләбез. Соус ясау өчен майонезга кетчуп кушып, борыч сибәбез һәм болгатабыз. Тавык итен юып, тизрәк кызсын өчен, уртасыннан ярып җибәрәбез (күбәләк рәвешен ала).

Табага үсемлек мае салып, тавык итенең ике ягын да 7шәр минут кыздырып алабыз. Суынгач, итне 1–1,5 см калынлыкта телемләп турыйбыз.

Шаурманы ясау тәртибе. Ләвәш уртасына кәбестә, кыяр һәм томат кисәкләрен катламлап урнаштырабыз. Өстенә тавык ите тезеп, соус агызабыз. Ләвәшкә сеңмәсен өчен, соуска бер-ике кашык яшелчә катнашмасы өстибез. Ләвәшнең кырыйларын эчкә бөкләп, рулет рәвешендә төрәбез.

Тәмле булсын.

Фото: o-eda-dostavka.ru

meliz-palast.de

Шаурманы курыкмыйча ашарга ярыймы?
Шаурманы курыкмыйча ашарга ярыймы?
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: