Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
17 сентябрь 2022, 11:40

Пастаны ничек сайларга?

Теш чистарту өчен пастаны  дөрес сайларга кирәк. Паста уртлар һәм тешләр өчен бик  тә файдалы махсус катнашмаларга бай була. Нәкъ шушы катнашмалар аларның сакланышын тәэмин итә дә инде.

Пастаны ничек сайларга?
Пастаны ничек сайларга?

Теш чистарту өчен пастаны  дөрес сайларга кирәк. Паста уртлар һәм тешләр өчен бик  тә файдалы махсус катнашмаларга бай була. Нәкъ шушы катнашмалар аларның сакланышын тәэмин итә дә инде.

   “Лакалют”, “Пародонтакс”, “Новый жемчуг с травами”, “Лесной бальзам”, “Кедровый бальзам” пасталары казна чирләренә каршы уңышлы көрәшә. Шулай ук бүген кибеттә дә, даруханәләрдә дә авызны чайкату өчен махсус антисептиклар, теш арасын чистартучы җепләр сатыла, аларны кулланырга кирәк.

   Бүгенге замана стрессларга бай. Стресс кеше организмына нинди көчле тәэсир итсә, тешләргә дә зур зыян салырга сәләтле.  Шулай ук дөрес туклану бик тә мөһим. Мәсәлән, яшелчә һәм җиләк-җимешләр ашау тешләрнең ныклыгын тәэмин итә.

   Әгәр дә сез көн саен тешләрегезне дөрес тәрбиялисез һәм микроэлементларга бай препаратлар кабул итәсез икән, теш авырулары сезне читтән урап үтәр, иммунитетыгыз ныгыр, йөзегез ягымлы елмаюдан балкып торыр, дуслар.

Фото: poryadok.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: