Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
16 сентябрь 2022, 11:19

Тоз зыянлымы?

Ризык әзерләгәндә аны тозлыйбыз. Шулай булгач, аш өстәлгә килгәч аңа инде тоз өстәү  хаҗәте булмаска тиеш кебек...

Тозны зыянлымы?
Тозны зыянлымы?

Ризык әзерләгәндә аны тозлыйбыз. Шулай булгач, аш өстәлгә килгәч аңа инде тоз өстәү  хаҗәте булмаска тиеш кебек...

   Ләкин... “Күп кешеләр барыбер дә тәлинкәгә тоз өстәми калмый һәм шулай итеп үзләренең гомерләрен кыскарта”,- дип ышандыра безне  галимнәр. Бу хакта дәрәҗәле European Heart Journal журналы да язып чыккан. Хәзер ышанмый кара: алларына килгән ризыкларына тоз өстәүчеләр, тоз өстәмәүчеләр белән чагыштырганда, гомерләрен 28 процентка кадәр кыскарталар икән.

   Белгечләр болай ди: көндәлек туклану рационында тоз куллануны азга гына киметкәндә дә, кешеләрнең гомерләре озаер һәм сәламәтлекләре дә ныклырак булыр иде.

Фото: gkb4.medgis.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: