Белгечләр фикеренчә, пандемиядән соң диетаны үзгәртү миллионнарча кеше гомерен саклап калырга булышыр иде.
Тикшерүчеләр туклану рационында яшелчә һәм җиләк-җимеш күләмен арттырырга, ә ит ашауны киметергә тәкъдим итә. “Болай итү кешеләрне авыр чирләрдән саклар һәм коронавирусның авыр нәтиҗәләреннән аралар иде”,- ди алар.
The Lancet журналында басылган тикшеренүләр шуны да күрсәтә: халыкны күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш ашарга чакырып, без 2060 елга кадәр ел саен 26 миллион кешене үлемнән саклап кала алыр идек.
Эдинбург галимнәре шундый нәтиҗә ясаган: йөрәк, инсуль һәм яман шеш авыруларыннан качар өчен итне азрак ашау мөһим.
Фото: www.foodinside.com.ua