Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
16 сентябрь 2022, 11:24

Эпилепсия кемгә яный?

Югары кан басымы белән интегүче өлкән яшьтәге кешеләр, аның белән авырмаган яшьтәшләре белән чагыштырганда, эпилепсия белән 2,44 тапкырга ешрак авырый икән.

Эпилепсия кемгә яный?
Эпилепсия кемгә яный?

Югары кан басымы белән интегүче өлкән яшьтәге кешеләр, аның белән авырмаган яшьтәшләре белән чагыштырганда, эпилепсия белән 2,44 тапкырга ешрак авырый икән.

   Ә менә шикәр чире, тәмәке тарту һ.б. факторларның мондый тәэсире расланмаган.

   Бостон университеты галиме Мария Стефанида белдерүенчә, эпилепсия белән авырый башлау авыруларның өчтән берендә балачакта түгел, ә өлкән яшьтә башланган. Бу каһәрле чир өлкән яшьтәгеләр арасында киң таралган инсульт һәм деменциядән кала, өченче урынны били.

   Галим әйтүенчә, еллар үткән саен югары кан басымы белән интегүчеләр саны бар дөньяда арта барачак. Эпилепсия белән авырмас өчен аларга кан басымын нормальләштерергә кирәк.

Фото: medicin.cap.ru

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: