Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
13 сентябрь 2022, 09:43

«Катык» фестивале узачак

Оета беләсезме? Белмәсәгез, өйрәтерләр!

«Катык» фестивале узачак
«Катык» фестивале узачак

Оета беләсезме? Белмәсәгез, өйрәтерләр!

 

Татарстанда, Исак авылы янында урнашкан ачык һавадагы этнография музеенда беренче тапкыр «Катык» этнография фестивале узачак. Чара 18 сентябрьгә билгеләнгән. Әлеге фестиваль татар халкының үзенчәлекле мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен күрсәтү максатыннан уздырыла.

Фестивальнең төп вакыйгасы –  катык оету буенча осталык күрсәтү.  Ул борынгы рецепт буенча әзерләнәчәк. Сөт ризыгын фестивальгә килгән һәр кеше дә татып карый алачак.

Шулай ук фестивальдә Татарстан, Чувашия, Мари Эль һ.б. республикаларның фольклор ансамбльләре дә чыгыш ясаячак.

Музей мәйданында фестиваль кунаклары милли киемнәр киеп карый һәм халык һөнәрчелеге буенча төрле осталык сәгатьләрендә катнаша алачак. Кунаклар өчен интерактив уеннар оештырылачак.

Фото: about-tea.ru

Чыганак: Бөтендөнья татар конгрессы.

«Катык» фестивале узачак
«Катык» фестивале узачак
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: