Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
13 сентябрь 2022, 00:03

Кардиолог холестеринны төшерү өчен иң яхшы 5 ризыкны атады

Холестеринның "начары" да, "яхшысы" да бар. 

medboli.ru
Фото:medboli.ru

Табиб-кардиолог Элизабет Клодас холестеринны төшерү өчен иң файдалы биш ризыкны атады.

Белгеч сүзләренчә, холестерин төшүдә алгарышны күрү өчен, кырыс диетага утыру мәҗбүри түгел. «Начар» холестерин күләмен киметү өчен рационны билгеле рәвештә үзгәртергә генә кирәк.

Шундый ризыкларны берсе – солы. Ул ашкайнату системасы үзләштергән холестеринны киметә торган клетчаткага бай. Тикшерүләр күрсәткәнчә, көненә 10 грамм клетчатка куллану йөрәк өянәге куркынычын 14 процентка киметә ала.

Холестеринны төшерү өчен тагын бер файдалы ризык - миндаль чикләвеге. Аны фундук, әстерхан чикләвеге, фисташка яки макадамия чикләвеге белән дә алмаштырырга була.

Чиа орлыклары йөрәк-кан тамыры системасы авыруларын 16 процентка киметә ала, чөнки аларда омега-3 май кислотасы бар. Гәрчә, бу кислоталар «начар» холестеринга чагыштырмача аз тәэсир итә, әмма алар «яхшы» холестеринны арттырырга ярдәм итә.

Даими рәвештә яшелчәләр ашау да кан тамырлары сәламәтлегенә һәм холестерин күләменә яхшы йогынты ясый. Белгечләр аеруча да, брокколи, шпинат, брюссель кәбестәсе һәм яфраклы кәбестә ашарга киңәш итә.

Карбыз да холестеринны төшерергә булыша. Аның составындагы ликопин кандагы холестерин күләменә тәэсир итә. Карбызны алмага, виноградка, бакча җиләгенә, цитрусларга һәм авокадога алмаштырырга була.

Тулырак монда укый аласыз. 

Читайте нас: