Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
9 сентябрь 2022, 13:48

Йокысызлыктан интегәсезме?

   Йөзтүбән ятыгыз да, кулларыгызны мендәр өстенә куегыз, башыгызны сул якка борыгыз.

Йокысызлыктан интегәсезме?
Йокысызлыктан интегәсезме?

    Бүгенге тынгысыз заманда йокысызлыктан интегүчеләр саны артканнан-арта бара, дип чаң суга табиблар.

   Йөзтүбән ятыгыз да, кулларыгызны мендәр өстенә куегыз (әгәр дә кан басымыгыз бик югары булмаса), башыгызны сул якка борыгыз. Менә шундый халәттә яткан вакытта мускуллардагы киеренкелек бетә. Шуның өчендер, балалар да шушы халәттә йокларга яраталар бит.

   Сул якка ятып йоклау да файдалы – болай иткәндә ашкайнату юллары эшчәнлеге яхшыра. Шулай ук корсакка ятып йоклаган чакта бөерләр кысылмый, димәк, кеше организмы яхшырак чистарына, ди галимнәр. Алар болай дип тә өсти: корсакта йоклау – умырткаара сеңерләрнең тураюы өчен идеаль шартлар тудыра. Бу исә кеше гәүдәсенә сыгылмалырак һәм хәрәкәтчәнрәк булырга ярдәм итә.

Фото: elle.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: