Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
9 сентябрь 2022, 09:33

Кайсы чирдән иң күбе үләләр?

Чир сорап килми, дисәләр дә...

vse42.ru
vse42.ru

Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы кайсы чирләрдән иң күп үлем очраклары теркәлүен ачыклаган. Рейтинг 2022 елның беренче яртыеллыгы мәгълүматлары буенча төзелгән.

Беренче урында, гадәттәгечә, кан әйләнеше системасы чирләре тора. Аларга атеросклероз, инфаркт, гипертония һәм башкалар керә. Үлүчеләрнең 31,6 проценты нәкъ шушы чирләрдән якты дөнья белән хушлашкан.

Икенче урында – яман шеш авырулары. Үлем очракларының 12,5 проценты артында әлеге чирләр ята.

Өченче урында – нерв авырулары – 7,2 процент.

Алардан кала үпкә чирләре (7,1 процент), җәрәхәтләр, бәхетсез очраклар һәм агуланулар (6,1 процент) тора.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: