Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
9 сентябрь 2022, 13:33

Ешрак ашагыз, ябыгырсыз!

Күпләр көненә өч тапкыр туклана һәм шул вакытта күп итеп, корсагы тулганчы, ашарга тырыша.

Ешрак ашагыз, ябыгырсыз!
Ешрак ашагыз, ябыгырсыз!

Күпләр көненә өч тапкыр туклана һәм шул вакытта күп итеп, корсагы тулганчы, ашарга тырыша.

   Ябыгу өчен ач тору кирәкме? Диетологлар фикеренчә, ач торып ябыгу модасы әллә кайчан инде артта калды. Киресенчә, күп газаплар кичерми, сәламәтлеккә зыян салмый һәм артык килограммнар кире әйләнеп кайтмасын өчен кешегә ашарга һәм, мөмкин кадәр ешрак, ашарга кирәк.

   “Аз күләмдә, әмма ешрак ашагыз, дип киңәш итә алар. “3 тапкыр күп-күп итеп ашауга караганда, көненә 5-7 тапкыр аз-мәз генә капкалап алу бик тә файдалы, чөнки болай иткәндә ризык та тиз һәм файдалы булып үзләштерелә, сезнең ашказаны тирәсендә авырлык халәте дә сизелмәячәк, дип ышандыра белгечләр.

Фото: calorizator.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: