Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
9 сентябрь 2022, 12:39

Баш яхшырак эшләсен өчен...

Кайсыберәүләр иртүк торып куе, шикәрле чәй эчәргә киңәш итә.

Баш яхшырак эшләсен өчен...
Баш яхшырак эшләсен өчен...

   Сентябрь ае – укучылар һәм студентлар өчен аеруча катлаулы чор. Озайлы каникуллардан соң катлаулы уку елына кереп китү өчен чараларын күрү кирәк.

 Чынлап та, уку елы башланган көннәрдән алып ук башың яхшы эшләсен дисәң, кайсыбер киңәшләргә колак салырга кирәк булачак. Хәер, киңәшнең дә файдалысы-файдасызы була...

   Кайсыберәүләр иртүк торып куе, шикәрле чәй эчәргә киңәш итә. Баш мие әйбәт эшләсен өчен аңа күп кенә күләмдә йөзем шикәре кирәк, дип исәпли алар. Ләкин...

   Баллы (шикәрле) чәй эчкәннән соң баш, чынлап та, ачылып киткәндәй була, яхшырак эшли башлый, чөнки канга шикәр тиз сеңә. Әмма канда шикәрнең кинәт артып китүенә организм шунда ук җавап бирә – ашказаны асты бизе шикәрне зарарсызландыручы инсулин гормонын бүлеп чыгара. Шуңа күрә дә 10 минуттан ук кандагы шикәр дәрәҗәсе бик нык кими һәм ачыгу, арыганлык тойгысы барлыкка килә, баш яңадан начаррак эшли башлый.

   “Иң яхшысы – шикәрле чәй белән мавыкмыйча, чикләвек, кипкән җиләк-җимеш, эре оннан пешерелгән икмәк ашау”,- ди белгечләр.  Аларда шикәрнең кушылмалары, ягъни күпшикәрләр дип аталучы матдәләр бар. Алар исә канга әкрен генә (15-20 минут чамасы) сеңә шикәрнең микъдаре кинәт түгел, ә әкрен генә күтәрелә. Менә шуның нәтиҗәсендә көч, эшкә сәләт кешене 1-3 сәгать буена ташламый.

Фото: chaepedia.com

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: