Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
8 сентябрь 2022, 10:30

Фастфуд тоткынлыгында

Русиядә аны рекламалауны тыярга уйлыйлар. Ләкин нәтиҗәсе булырмы?

Фастфуд тоткынлыгында
Фастфуд тоткынлыгында

Фастфуд белән беркемне дә гаҗәпләндереп булмый торган заманда яшибез. Ни гаҗәп, КФС, Бургер Кинг,  Додо-пицца кебек  тиз туклану рестораннарында кеше өзелеп тә тормый: туклану залының бер почмагында – яшьләр, студентлар, зурлар да шушында. Залның бер өлешендә кечкенә балалар әти-әниләре һәм бер дистә дус-ишләре, иптәшләре белән туган көн билгеләргә, тәм-том ашарга җыелган... Таныш күренеш, шулаймы? Уфада да мондый тиз туклану рестораннары адым саен.

     Якын киләчәктә фастфудны рекламауны хөкүмәт дәрәҗәсендә тыярга уйлыйлар.  Аның нәтиҗәсе булырмы? Ни өчен фастфудның зыяны турында күпме сөйләсәләр дә, аның популярлыгы артканнан-арта?  

      Бу сорауларга җаваплар тапканчы башта Русиядә фастфудның кыскача тарихына күз салыйк әле. Русиялеләрнең өчтән икесе өлеше – 18 яшьтән 54 яшькә кадәргеләр – вакыты-вакыты  белән фастфуд рестораннарына йөри. Илдә җәмәгать туклануының күпчелек өлеше фастфуд сату белән шөгыльләнә. Ә бит әле чирек гасыр элек кенә Макдональдска эләгү өчен кешеләр берничә сәгать чиратта торганнар, ә тиз туклануның башка челтәрләре турында кешеләр хәтта белмәгән дә.

                             СССРда фастфуд булганмы?

      Булган, әмма Советлар Союзындагы үзенчәлекле фастфуд турында хәзерге яшьләрнең күбесе белмидер дә. Тиз туклану нокталары бигрәк тә Хрущев заманында, 50нче еллар азагында киң таралган. Күп кенә зур шәһәрләрдә пилмән, шашлык, чебурек, коймак, пирожки һәм бутерброд сатучы сәүдә нокталары күп булган.  Бу учреждениеләр ярыйсы ук тәмле, арзан, әмма бик сәламәт булмаган ризык тәкъдим иткәннәр. Ләкин! Ул ризыкларда тәмләткечләр, “красительләр” һәм күпләп салынган шикәр булмаган. Иң зыянлысы –  аларны пешергәндә кулланыла торган май булган, чөнки аны кирәгенчә еш алыштырмаганнар.

     Ул вакыттагы фастфудның өстенлекле сыйфаты шул булган – ризык өлешләрен кечкенә итеп әзерләгәннәр. Советлар иленең ит пирожкие Американың тардицион бургерына караганда зурлыгы һәм калориясе буенча күпкә тыйнак булган.

      80нче елларда дефицит аркасында җәмәгать туклануының кечкенә нокталары акрынлап ябыла башлый. Советлар Союзы таркалганнан соң, аларның күбесе юкка чыга, ләкин чосрак эшкуарлар кайсыберләрен хосусыйлаштырып өлгерә. Адресларын гына алыштырган ул оешмалар бүгенге көндә дә эшләвен дәвам итә.

                Бер көнне 30 мең кешене ашатып чыгарганнар

     Русия фастфудының тарихы без аңлаган мәгънәдә 1988нче елда башланган. Шул елның 29 апрелендә Мәскәүдә беренче тапкыр “Макдональдс” рестораннар челтәрен ачу турындагы килешүгә кул куелган.

     Ләкин "Макдональдс"ләр  Русиядә беренче фастфуд челтәре саналмый. Шул ук елның җәендә Ленинградта Polar фин компаниясе урам палаткалары ача. Аларның менюында бургерлар, чизбургерлар, бәрәңге фрилары һәм тиз туклану ресторанына хас булган башка ризыклар була. Шәһәр халкы әле булса бу палаткалардагы ризыкларны кыйммәт һәм тәмсез иде дип искә ала. 90нчы еллар ахырында бу туклану челтәре эшләүдән туктый.

    1990 елның 31 гыйнварында Мәскәүнең Пушкин мәйданында беренче  “Макдональдс” ачыла. Бу көнне ресторан 30 (!) меңнән артык кешене кабул иткән. 1993 елда Мәскәүдә бер-бер артлы башка яңа “Макдональдс” рестораннары ачыла башлый. 2000 ел башына алар инде Русиянең Европа өлешендәге төрле шәһәрләрдә  ачыла. 2021 елның азагына, ышанасызмы-юкмы, илдә 847 “Макдональдс” рестораны исәпләнә.

       Шунысы кызык,  Русиядә иң уңышлы фастфуд челтәрләренең берсе – “Крошка-Картошка” дигәне – 1998 елның августында, дефолтның иң кызган вакытында ачыла. Күрәбез ки, аның ачылуына хәтта дефолт та комачаулый алмаган. Гаҗәп бит! Ә моңа кадәр бер ел элек Андрей Ковальчук һәм Виталий Науменко Төркиядә “Кумпир” дигән бик кызыклы ризык күреп кайткан булалар. Ул аларны бәрәңгене төрле тәмләткечләр, өстәмәләр белән пешереп сатарга дәртләндергән дә инде.  Шулай итеп,  “Крошка-Картошка” барлыкка килгән.

       2010 елның 20 гыйнварында Мәскәүдә беренче Бургер Кинг рестораны ачыла. Аның үсеш темпларына шаклар катмалы. Биш ел эчендә бөтен Русия буенча 300дән артык туклану ноктасы ачылган.

     Күрше Татарстанда да калышмадылар: биредә 2015 елда “Түбәтәй” милли фастфуд рестораннары ачылды.  Ләкин башка фастфуд челтәрләреннән аермалы буларак,  “Түбәтәй” йортта пешерелә торган татар кухнясы ризыкларын популярлаштырып кына калмый, гомум татар культурасын популярлаштыру белән дә шөгыльләнә. Аның  ризык салынган фирменный капларына татар, урыс һәм инглиз телендә татар шагыйрьләренең шигырьләреннән юллар язылган.

                     “Рекламалау вакытын чикләргә кирәк!”

        Үткән атнада  Дәүләт Думасы депутаты Яна Лантратова Русиядә фастфудны рекламалауны тыю инициативасы белән чыкты. Депутат ханым РФ Санлы үсеш министры Максут Шадаевка 16 яшькә кадәрге балалар өчен тәгаенләнгән телеканалларда һәм башка ресурсларда фастфуд һәм газлы суларны  рекламалауны тыю мөмкинлеген карау тәкъдиме белән хат юллаган. Ул мондый продуктларны рекламалаган роликларны трансляцияләү вакытын чикләргә, шулай ук мондый реклама өчен махсус дисклеймер кертергә кирәклеген күрсәтте.

       "Депутат Яна Лантратованың мөрәҗәгате кабул итеп  алынды, әле ул тикшерелә. Санлы үсеш министрлыгы аны Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы,  Монополиягә каршы федераль хезмәт һәм Роскомнадзор белән берлектә эшли", - диләр министрлыкта.

        "Сәламәт туклану гадәтләрен формалаштыруга ярдәм итү максатларында балалар өчен телеканалларда һәм башка медиамәйданчыкларда 16 яшькәчә аудиториягә фастфудны, снекларны, составында май һәм тоз күп булган ризыкларны, кондитер әйберләрен, татлы газлы эчемлекләрне һәм казылык әйберләрен рекламалау вакытын 07:00дән 22:00гә кадәр чикләү мөмкинлеген карауны сорыйбыз”, - диелә Яна Лантратованың мөрәҗәгать хатында.

      Русиядә мондый инициатива белән беренче тапкыр гына чыкмыйлар. Быелгы елның мартында социаль тикшеренүләр һәм гражданнар инициативаларын үстерү институты директоры Максим Петунин РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкога Русиядә фастфуд рекламасын чикләү тәкъдимен юллаган иде инде. Петунин әйтүенчә, дөньяның күп кенә илләре мондый чикләүләрне керткән, ә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре  фастфудны даими куллану аркасында сәламәтлек белән бәйле проблемалар турында берничә тапкыр кисәткән.

        Шул ук вакытта спорт диетологы, нутрициолог Ирина Писарева: “Гадәттә файдалы ризыклар белән тукланучы кеше атнасына 1-2 тапкыр фастфуд ашарга  мөмкин”, дип саный. Эксперт:  “Әгәр кешенең йөрәк һәм кан тамырлары белән проблемалары булса,  аңа фастфуд ашарга  ярамый”, - дип ассызыклый. Күреп торабыз, фикерләр төрлечә.

       Соңгы айларда санкцияләр белән бәйле рәвештә илдә, шул исәптән безнең Уфада да  Бургер Кинглар һәм башка фастфуд челтәрләре ябылды. Алар урынына үзебезнең эшкуарлар килде. Инде ныклап эшли башладык дигәндә генә фастфудны рекламалауны тыю идеясенә алар ничек карыйлар дисез? Менә бер фикер. “Теремок” рестораннары челтәренә нигез салучы Михаил Гончаров болай дип исәпли:

  • Русиядә утыз ел дәвамында  McDonald 's, KFC, “Кока-Кола”, “Пепси-Кола” компанияләре  эшләү уңаеннан ниндидер  сәер эйфория булды. Әйтерсең, алар кешеләр өчен бик мөһим һәм кирәкле нәрсә эшләде.  Әлеге компанияләргә Русиянең бер генә бизнесына да ярдәм итмәгәнчә ярдәм иттеләр. Болар  30 ел дәвам итте. Ә хәзер бу компанияләр Русиядән киткәч,  нәкъ менә Русия эшкуарлары бу бизнес белән идарә итә башлагач, рекламаны тыябыз. Моны 10-20 ел элек эшләргә кирәк иде. Ә хәзер нәрсә? Эш урыннары бар, бизнес бар, нигә аны җимерергә? “Тәмле – һәм бетте” өчен бу глобаль минус булачак. Макдональдс рекламага елына 3 млрд. сум чамасы акча тота иде.  Һәм менә бүген безнекеләр реклама ясарга уйлагач, аларга “реклама булмаячак” диләр. Димәк,  сату да түбән булачак. Мин аңламыйм, ни өчен Макдональска булыштылар, ә инде  ул Русия бизнесына әйләнгәч,  җимерергә кирәк микәнни?

                                       Бу мавыгу үтәрме?

          Депутат Яна Лантратованың идеясе тормышка ашармы, фастфудны рекламалауны тыярлармы, әлегә әйтеп булмый. Вакыт күрсәтер. Ә шулай да бер нәрсә уйга сала, дуслар. Фитнес һәм сәламәт туклану белән мавыгуга карамастан, фастфуд яратучылар саны да кимеми. Илдә бер-бер артлы яңа фастфуд рестораннары ачылып тора һәм алар тулы заллар җыя. Русиядә миллионлаган кеше өчен якындагы сәүдә үзәгендәге  КФС белән Бургер Кингка кереп, гамбургер, чизбургерлар, бикмаклар, наггетслар ашап чыгу ял көне традициясенә әйләнде. Бу мавыгу иртәме-соңмы үтәр һәм почмак саен сәламәт туклану ризыклары сатылачак автоматлар пәйда булыр дип өметләник.

                                            Руфина Таҗиева.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: