Яңа үзәк ачыла.
Башкортстанда инвестицияләр күләме 1,1 млрд. сум булган «Фармленд – Терминал 1» фармацевтика логистика үзәге барлыкка киләчәк.
Сәүдә һем хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев һәм җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Дмитрий Суслин инвестицион проект төзелеше барышы белән таныштылар.
– Әлеге проект Уфада фармацевтика продукциясен сату, саклау һәм озату процессларын оптимальләштерү һәм синхронлаштыру өчен логистик комплекс булдыруга юнәлтелгән, - диде Алексей Гусев.
14 792 кв.м мәйданлы комплекс Орджоникидзе районында Севастополь, Дон һәм Буревестник урамнары белән чикләнгән территориядә барлыкка киләчәк.
Инвестор мәгълүматларына караганда, объектны файдалануга тапшыру күздә тотыла торган дата – 2022 елның 3 кварталы.
Яңа логистик фармүзәкне эшләтеп җибәрү белән 100 яңа эш урыны булдырылыр дип көтелә.