

Ел башыннан алып республикада ике кеше тычкан бизгәге авыруыннан үлгән. Бу хакта Роспотребнадзорның Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Анна Казак хәбәр итте.
Аның әйтүенчә, бүген 100 мең кешенең 25,5 меңендә әлеге чир ачыклана. “Әле хәл бик кискен. Чир йоктыру күрсәткече 8,5 тапкырга артты”, – диде республиканың баш санитар табибы.
Белгечләр фаразлавынча, якын арада бу сан тагын да күбәергә мөмкин. Чөнки кимерүчеләр ялан-кырлардан кешеләр яшәгән йортлар тирәсенә күченә. Ә бакчачыларның уңыш җыю чоры дәвам итә.
Быел тычкан бизгәге белән авыручылар саны арту һава торышының коры булуына да бәйли, диләр: аларның нәселе нык үрчегән.