

Аргентинаның Тукуман провинциясендә шәхси дәваханәне карантинга япканнар. Биредә килеп чыгышы билгесез булган кискен пневмония белән алты кеше чирләгән дип хәбәр итә Todo Noticias телеканалы.
Илнең Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматы буенча, бу кешеләрнең дүртесе авыр хәлдә, берсе мәрхүм булган. Ведомстводан әйтүләренчә, бу төр пневмониянең килеп чыгышын белгечләр әлегә ачыклый алмаган.
Шунысын да әйтергә кирәк: чирләүчеләрнең бишесе – дәваханә хезмәткәрләре.
Дөньяда билгесез чирләр табылып кына тора. Алар безгә килеп җитмәс дип ышанасы килә...