Сәламәтлек
2 сентябрь 2022, 04:29

Какырык нигә барлыкка килә?

Иртәнгә кызымның тамагына какырык җыела да, ул аннан авырлык белән арына.

Какырык нигә барлыкка килә?Какырык нигә барлыкка килә?
Какырык нигә барлыкка килә?

Сорау:

   Менә 2 ай чамасы инде 14 яшьлек кызым ютәлләштереп йөри. Иртәнгә тамагына какырык җыела да, ул аннан авырлык белән арына. Участок табибыбыз Уфага барып анализ бирергә кушты. Какырыкка да анализ эшлиләрме ни?

                                                      Светлана, Шаран.

   Җавап:

   Какырык – сулыш юллары эшчәнлеге продукты. Нормада ул бик аз, сәламәт кеше аны үзе дә белмәстән йотып бара.

   Үпкәләр, трахея һәм бронхларга бәйле авырулар булганда какырыкның күләме генә түгел, составы да үзгәрә. Какырыкны тикшерү барышында аның күләменә, төсенә, исенә, куелыгына, эре катнашмалар булу-булмауга игътибар итәләр.

   Химик анализ ярдәмендә (бу норма), аның аз селтеле яки нейтраль булуын тикшерәләр. Какырыкта гөмбәчекләр, личинкалар, паразит суалчаннар (гельментлар) йомыркалары табылырга да мөмкин. Диагностиканың иң әһәмиятле ысулы – какырыкны туберкулез микобактерияләренә һәм яман шеш күзәнәкләре булу-булмауга тикшерү.

Фото: lasolvan.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас