Сәламәтлек
1 сентябрь 2022, 14:55

Геморрагик бизгәктән сакланыгыз!

Тычкан бәләкәй дә, әмма салган зыяны зур шул.

Руфина ТаҗиеваРуфина Таҗиева
Фото:Руфина Таҗиева

        Май аеннан ноябрьгә кадәр  бөер синдромлы геморрагик  бизгәк белән чирләү куркынычы арта. Вирусны тычканнар тарата: кимерүчеләрнең калдыкларына кагылып,  пычрак кул белән ризык ашап, тәмәке тартып та  зарарланырга мөмкин. Бу куркыныч чирне йоктырмау өчен берничә киңәш бирәбез:

* Кимерүчеләрне юк итегез. Моның өчен язын һәм көзен тычканнарга каршы агу һәм капкан кулланыла. Үлгән тычканнарны перчатка киеп тотыгыз, аларны яндырырга кирәк, яки җиргә 50 сантиметр тирәнлеккә күмегез.

* Бакчада һәм аның янындагы территориядә азык-төлек калдыкларын, яшелчә яфракларын, үлән һәм төзелеш материалларын бергә җыеп, чүплек ясамагыз.

* Бакча өен битлек һәм перчатка киеп, дезинфекция эремәләре салынган суда чылатылган чүпрәк белән сөртеп, жыештырыгыз.

* Язын бакча сезоны ачылу белән өйне җилләтергә, урын-җир кирәк-яракларын үтүкләргә яисә тышка чыгарып, кояш астына элергә кирәк.

* Бакчада эшләгән вакытта ашаудан, тәмәке тартудан тыелып торырга киңәш ителә. Эш тәмамлангач, кулларны сабынлап югач, табын артына рәхим итегез.

* Өйдә азык-төлекне тычканнар кермәслек урында, ябык савытта саклагыз.

*Бакчада җиләк-җимешне, яшелчәне яхшылап  юып ашагыз.

* Әгэр куллар яраланса, аларга йод эремәсе белән дизенфекция ясарга тәкъдим итәбез.

     Бер сүз белән әйткәндә, сәламәтлегебез үз кулыбызда  булуын онытмыйк. Саклану чараларын күргәндә геморрагик бизгәк, яки тычкан чире белән чирләмәссез.  Сәламәт  булыгыз!

     Республика медицина профилактикасы һәм җәмәгатьчелек сәламәтлеге үзәгенең баш табибы Алиса Мамаева.

Автор:Руфина Таҗиева
Читайте нас