Сәламәтлек
29 август 2022, 08:38

Тычкан бизгәгеннән сакланыгыз!

Башкорстанда тычкан бизгәге йоктыру очраклары 8,5 тапкыр арткан.  

Тычкан бизгәгеннән сакланыгыз!Тычкан бизгәгеннән сакланыгыз!
Тычкан бизгәгеннән сакланыгыз!

Башкорстанда тычкан бизгәге йоктыру очраклары 8,5 тапкыр арткан.

 

Роспотребнадзорның Башкортстан буенча бүлекчәсе белдерүенчә,  ел башыннан бездә 720 кеше тычкан бизгәге белән авырган.

Җәйге ял лагереннан кайткан ике үсмернең геморрагик бизгәк белән авыруы турында хәбәр күпләрне сискәндергәндер, уйланырга мәҗбүр иткәндер. Тикшерү комитетының төбәктәге матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, 10 һәм 15 яшьлек ике кыз бала, җәйге лагерьдан кайтып 4 көн үткәч, Салават шәһәре дәваханәсенә эләкте. Табиблар аларга “геморрагик бизгәк” диагнозы куйды. Ярый әле дәвалану курсы үткәч, хастаханәдән чыгарылдылар. Сәламәтлекләренә зыян килмәсен, дип телик. Кызганычка каршы, бу бердәнбер очрак булмады. Балалар сәламәтләндерү лагерьларының берсендә тагын бер баланың тычкан бизгәге белән авыру очрагы ачыкланды. Бу юлы Стәрлетамак районындагы “Салют” лагеренда ял иткән 2006 елгы үсмергә шундый диагноз куелды.

Үсмер балаларны  саф һавада чыныгып, экологик чиста азык ашап, көч туплап, сәламәтлеген ныгытып кайтсын дип теләгән әти-әниләрне бу хәлләр, йомшак әйткәндә  “шок” хәленә китергәндер. Бер очракта авыру чирне күтәрә алмаган, уфалы бу мәкерле авыру нәтиҗәсендә якты дөнья белән хушлашкан.

Ничек болай килеп чыкты соң әле – Башкортстан тычкан бизгәге белән авыручылар саны буенча илдә беренче. Бүген шуны ачыкларга тырышырбыз һәм авырудан дөрес саклану өчен белгечләр киңәше белән уртаклашырбыз.

Инфекциянең ныклап таралуы июнь башына туры килә һәм ул күрсәткечләр Благовещен, Тәтешле, Яңавыл, Краснокама, Иглин, Уфа районнарында һәм башкаланың үзендә зур булган. Авыручылар арасында өлкәннәр күбрәк – якынча  70% (20 – 50 яшьлекләр). Күп очракта (3,6 тапкыр) бу авыруга ирләр дучар була, чөнки алар табигатьтә ешрак була – балыкка, сунарга еш йөри, җир, бакча эшләре белән шөгыльләнә.

Тычкан авыруы Башкортстанны “ярата”, ди, белгечләр. Республиканың бөтен мәйданнары бу авыру буенча эндемик санала. Чөнки безнең бөтен урман мәйданының  60-70% – юкәлек. Юкә агачы зонасы буенча Башкортстан илдә беренче урында тора. Ә юкә орлыгы тычканнар өчен бик яхшы ризык икән. Шул сәбәпле алар иртә яздан бик яхшы үрчи башлый.

Быел тычкан бизгәге авыруы 54 районның 42сендә, 14 шәһәрнең 6сында теркәлгән.

 

Башкортстанда үткән елга караганда геморрагик бизгәк белән авыручылар күпкә артуы турында табиблар белдереп торуга карамастан, ял урыннарында тиешле саклану чаралары күрелмәү үкенечле хәл, әлбәттә.

“Роспотребнадзор” хәбәр итүен­чә, Республика дезинфекция үзәге тарафыннан яз көне 22 787,5 гектарда барьерлы дератизация үткәрелгән.
Белгечләр бакчада, дачаларда җир эшләрен башкарганда, җыеш­тыру, юу белән шөгыль­ләнгәндә иң гадәти санитар хәвефсезлек кагыйдәләрен онытмаска киңәш итә.
Чирне ачыклау

Бу чир гади авыру түгел. Быел табиблар аның бөерләр өчен аеруча куркыныч булуын белдерде. Халыкта “тычкан чире ” дип йөртелүче бу авыру – авыр, хәвефле, йогышлы. Аңа бизгәк, гомуми интоксикация, бөерләр зарарлану хас, үпкәләрне һәм башка органнарны да зарарлый. Күрүебезчә, үлемгә китерергә дә мөмкин. Авыру тычканнардан, һава-тузан юлы белән күчә. Кешедән кешегә йокмый. Тычкан авыруы белән еш кына авыл халкы һәм туристлар чирли. Ул кискен башлана, температура кинәт кенә 40 градуска күтәрелә, туңу, баш авырту күзәтелә, теш казналары канау, борыннан кан килү дә булырга мөмкин. Авыруның башлангыч чорында, югары температурадан тыш, баш авырту, хәлсезлек, бизгәк тоту, калтырану, өшү, буыннар, мускуллар авырту була. Шуңа бу авыруны еш кына грипп белән дә бутыйлар. Кайвакыт авыру башланыр алдыннан кешедә хәлсезлек, тамак авырту күзәтелә.
Югары температура 2 көннән 2 атнага кадәр дәвам итәргә мөмкин. Авыру йоктыру­чыларның 20 проценты “күз алдында томан” булуга зарлана. Бу чорның төп билгесе – бил авырту. Күп кенә авыруларның бил авыртуы башланганнан соң, 1-2 көннән күңел болгану һәм көнгә 6-8 тапкыр косу башлана. Ул ризык ашау яки дару эчү белән бәйле түгел. Шул ук вакытта эч авырта, еш кына эч кабаруы күзәтелә. Якынча 4 көннән соң бу билгеләр бетсә дә, яшерен чоры 2-5 атна дәвам итәргә мөмкин. Авыру әле сәламәтләнми, ә, киресенчә, бөерләренең эшчәнлеге начарая башлый. Организмнан кайбер матдәләрне бүлеп чыгару туктала. Нәтиҗәдә, күңел болгану, косу арта, кешенең буыннары авырта, хәлсезләнә.

 5 көннән соң да бизгәк һәм интоксикация булып, бил авыртуы булмаса, ГЛПС диагнозы дөрес куелмаган дип тә шикләнергә мөмкин. Бу чорда тире коры, биттә, муенда гиперемия күренә, шулай ук ярыларда конъюнктив һәм гиперемия саклана. Өске күз кабагы шешенеп торырга мөмкин. Геморрагик симптомнар барлыкка килә. Авыруның күрсәткече – бөер зарарлану. Ул бит кабарынкылыгы, күз кабаклары шешенү белән күренә.

Авыруны вакытында ачыклау һәм дәвалау мөһим, әмма аны беренче чорында билгеләү авыр була. Моның өчен үзеңә игътибарлы булырга, авыруның беренче билгеләрен күрә белергә кирәк. Төп диагностик билге – температура нормальләшкәннән соң, чирләүченең бәвел бүлеп чыгаруы кинәт кими, авыр очракларда – бөтенләй туктала, хәле начарлана. Сидектә аксым күбәя, калдык азот арта бара.

Авыруның беренче билгеләре сизелү белән үк табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Көчле интоксикация, тәндә таплар барлыкка килү, арканың аскы өлеше авырту, көчле хәлсезлек кебек билгеләр күзәтелсә, ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк.
Әлегә геморрагик бизгәктән вакцина уйлап табылмаган. Авыруны кисәтүнең төп юлы – системалы рәвештә санитар-техник чаралар үткәрү, гигиена таләпләрен үтәү. Тычкан бизгәгеннән дәвалану буенча бернинди халык медицинасы чаралары да юк. Бары тик вакытында күрсәтелгән медицина ярдәме генә авырудан коткара ала. Дөрес дәвалаганда кеше 3-6 атна эчендә савыга. Ләкин хәл катлауланып китсә, авыру 6 айга кадәр сузылырга мөмкин.

Авыруны ничек кисәтергә?

Еш кына инфекцияне яз көне, бакчаларда җыештыру эшләренә тотынгач йоктыралар. Мондый инфекциянең тузан белән дә йогарга мөмкин икәнен онытмаска кирәк. Тузан очмасын өчен себерке түгел, тузан суырткыч кулланыгыз. Битлек, перчаткалар кию мотлак. Тычканнар, күселәр йөргән, кимергән, зарарлаган ризыкларны ташлагыз.
Инфекция йоктыру хәвефе җәй буе югары була. Шуңа күрә гигиена таләпләрен даими үтәү мотлак. Бүлмәләрегезне ешрак җилләтергә, юып чыгарырга кирәк. Азык-төлекне яхшылап ябыла торган савытларда саклагыз. Тычканнарга тозаклар куегыз.
Табигатьтә ял иткәндә дә кагыйдәләр бар: кимерүчеләр булырга мөмкин җирләрдән ерак йөрегез, ашар алдыннан кулларыгызны юыгыз, бары тик пешкән, кыздырылган ризыклар белән генә тукланыгыз, чөнки термик эшкәртү вирусны үтерә.
Үзегезгә, якыннарыгызга игътибарлы булу, гади генә таләпләрне үтәү дә зур күңелсезлекләрне урап үтәргә ярдәм итәр.

Фото: Башинформ.

Тычкан бизгәгеннән сакланыгыз!
Тычкан бизгәгеннән сакланыгыз!
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас