

Ковидның яңа дулкыны якынлаша, диләр. Көнгә чыксаң, ил буенча хәлләр кирегә таба китеп бара, дип сөйлиләр. Әле тегендә, әле монда коронавируска каршы чикләүләр кертелүен дә ишетеп торабыз.
Республикада да ковид йоктыручылар саны көннән-көн арта. Без дә яңадан чикле режимга күчербезме? Әлеге сорауны бүген журналистлар республика Башлыгы Радий Хәбировка бирделәр.
“Бу хәл табигый эпидемиологик процесска әйләнеп бара. Ул грипп белән сезонлы чирләү кебеккә әверелеп килә. Авыручылар саны арта, әлбәттә. Әмма без хәлне контрольдә тотабыз. Әлегә бернинди дә чикләү чаралары кертмәячәкбез. Иң мөһиме – вакцинация һәм ревакцинация”, – диде төбәк җитәкчесе.