Сәламәтлек
29 август 2022, 08:51

Иҗатчы табиб

Тугры дустыбыз Марат Идият улы Сәитовка тирән рәхмәтлебез.

Иҗатчы табибИҗатчы табиб
Иҗатчы табиб

 Тугры дустыбыз Марат Идият улы Сәитовка тирән рәхмәтлебез.

 

Көннәр якты, дөнья матур, тәнең сәламәт булса, вакыт үтмәгән дә кебек. Тән тазалыгы, зиһен яктылыгы булса, кеше өчен яшәү шатлык кына. Әмма сәламәтлек – таушала торган байлык. Үзеңнең яки якыныңның саулыгын хәстәрләп, табибларга мөрәҗәгать итәргә туры килә.  Туры табибка барып та, күрешкәндә киңәш-табыш итеп тә, бүген инде интернет аша да сорауларга җавап эзлибез. Безнең гәзит редакциясенең “Өмет”  табибы”  рубрикасы гәзит укучыларыбызны төрле белгечләр белән очраштыра килде. Киңәшләребез ярдәм иткәндер дип ышанасы килә. Шушы  махсус рубрикабызны алып барырга ярдәм иткән дустыбыз булмаса, катлаулырак булыр иде, мөгаен.  Бер сүз белән әйткәндә, “Өмет”  табибы” эшчәнлеге өчен без тугры дустыбыз Марат Идият улы Сәитовка тирән рәхмәт белдерәбез.

Бу  эш турында бүген сүз күтәрү очраклы хәл түгел. Эш шунда ки, “Өмет”табибы Марат Идият улы укучыларыбызга гына түгел, танышкан көннән башлап, шушы еллар дәвамында редакциябез хезмәткәрләренең сәламәтлеген саклауда зур иҗтиһат күрсәтте, кулыннан килгән кадәре ярдәм итте. Әйткәндәй, күптән түгел Марат Идият улы үзенең якты гомер бәйрәмен билгеләде –75 яшен тутырды.  Бу изге һөнәрне гомерлек язмышы  итеп сайлаган Марат Сәитов үзенең аз да түгел, күп тә түгел – ярты гасырдан артык гомерен кешеләр сәламәтлеген  саклауга багышлаган!

Булачак табиб  1947 елның 29 июлендә  Миякә районының Өршәкбаш-Карамалы авылында дөньяга килә. Урта мәктәпнең өлкән сыйныфларына җиткәндә  мәктәпләренә  химия һәм физика буенча фәнне тирән белгән укытучылар килә. Марат Идият улы бу предметларны зур кызыксыну белән, ныклап өйрәнә. Арыган вакытларда агач башына менеп утырып укый, чөнки йоклап киткән очракта егылып төшү ихтималы фәнгә гашыйк егетнең йокысын качыра... Мондый җитди белем багажына ия егеткә  медицина институтына укырга керергә тәкъдим итәләр. Бу акыллы киңәшне биргән кешеләрнең ышанычлары аклана, Марат Идият улы максатына ирешә – ике фәннән дә имтиханнарны “5” кә тапшырган яшь кеше җитди уку йортына кабул ителә һәм  фән дөньясында “йөзеп” укый башлый.

Яшь кешегә стипендия генә җитәме соң?  10-11нче сыйныфларда укыганда комбайнчы ярдәмчесе булып, хезмәт чыныгуы алган егет югары уку йортында укыганда да эшне читкә куймый, Уфаның 117нче мәктәбендә  слесарь-сантехник, каравылчы булып эшли. Күп тә үтми, Уфаның ашыгыч ярдәм станциясенә фельдшер булып урнаша. Совет Армиясе сафларына алынгач, 1971 елның июненнән башлап, 1973 елның  21нче августына кадәр Архангель өлкәсендә урнашкан Плесецк хәрби аэродромында 13210 санлы хәрби частьта табиб булып хезмәт итә. Марат Идият улы капитан дәрәҗәсендәге запастагы хәрби врач!

Табиб бүген үзе белдергәнчә, бу  һөнәренә тугрылык йөрәгендә яралган аның, ул аңлы рәвештә шуңа килгән һәм гомере буе  кешеләрнең сәламәтлеген саклауга бөтен белемен, күңелен салган.  Искә алсаң, артта калган елларда нинди генә четерекле хәлләр булмаган, ашыгыч ярдәм күрсәткән йөзләгән очрак,  Марат Идият улы җитәкчелеге астында эшләгән табибларныж къпме кешегә ярдәм итүе, үз җаваплылыгына беркетелгән район кешеләренең сәламәтлеге өчен борчылулар... Күпме булган ул йокысыз төннәр, уйланулар, караңгы төнне ярып килгән акыллы карарлар?! 

Марат Идият улы армия хезмәтен тутырып, туган якларга кайта һәм Тәтешле районында эшли башлый.  Бар булымышы белән табиб һөнәренә бирелгән, хәрби врач тәҗрибәсенә ия белгечне тиз бәялиләр, Марат Сәитов 1973 елның  1 сентябрендә инде Бигәнәй участок дәваханәсенең баш табибы итеп тәгаенләнә. Ул елларда күп очракта белем һәм тәҗрибәгә таянырга туры килә. 1977 елның  1 декабрендә Марат Идият улын  Тәтешле район үзәк дәваханәсенә  күчереп, амбултор кабул итү бүлегенә терапевт итеп тәгаенлиләр. 1978-1987нче  елларда, баш табиб булып,  Тәтешле районы халкы сәламәтлеген саклауга белемен һәм тырышлыгын сала. Перспективалы, булдыклы якташларының чит якларда уңышлы эшләвен ишетеп-белеп торган миякәлеләр Марат Идият улын туган якларына чакырып ала. Шулай итеп, Марат Сәитовка 1987-1996нчы елларда, Миякә район үзәк дәваханәсе белән җитәкчелек итеп, анда халыкка медицина ярләме күрсәтү һәм табибларның хезмәт һәм тормыш шартларын яхшырту буенча тагын җиң сызганып эшләү бәхете тия. Булдыклы, уңган кешене эш тә ярата бит ул. Ә Марат Идият улы һәр эшкә күтәренке рух, өмет белән алынучылардан. Шул фидакарь табигате, холкында кешелеклелек сыйфатлары өстенлек итүе күп катлаулы шартларны җиңәргә  ярдәм иткән.

Марат Идият улы Сәитовны без инде Уфада эшли башлагач танып белә башладык. 1996 елдан 2008 елның гыйнварына кадәр Г.Г. Куватов исемендәге республика-клиник дәваханәсе баш табибының амбулатор-поликлиника хезмәте буенча урынбасары, шул бүлектә штаттан тыш баш белгеч, медицина статистикасы бүлеге җитәкчесе булып эшләгән чор да  Марат  Идият улының  озын һәм җаваплы хезмәт бурычын үтәгән елларын тәшкил итә. 

Шунысы сөенечле, 75 яшен тутырган ак халатлы дустыбыз  бүген дә сафта! Хезмәтенең соратылган булуы “Башкортстанның атказанган табибы”. “РФ Сәламәтлек саклау отличнигы” Марат Идият улы Сәитовның һәнәри осталыгы, акыл тәҗрибәсе, белем багажы, кешелек сыйфатлары турында бәян итә. Марат Идият улы бүген методик-оештыру бүлегенең табиб-статисты булып  эшли. Аңа гына хас төгәллек белән алып барган эшчәнлеге зур комиссия вәкилләре өчен дә үрнәк. Бу  медицина аксакалының тормышта үз урынын дөрес, ифрат зур төгәллек белән табуы турында сөйлидер. Зур тырышлыгы  һәм максатчанлыгы шушы бәхетле язмышына китергән аны.

Шунысын дә әйтми булмый, кешелек табигатен, дөньяны зур кызыксыну белән күрә белүче Марат Сәитов иҗат белән шөгыльләнүче табиб.  Безнең укучыларыбызга ул “Өмет” табибы”  рубрикасы аша гына түгел, ә сурәтләү чараларына бай, оста каләм белән йөрәктән алып язылган әсәрләре аша да таныш. Ул  РФ һәм БР  журналистлар берлеге әгъзасы,  “Агач сәгать”, “Ак еланның теше” китаплары авторы, актив җәмәгатьче  һәм “Өмет”, “Яшьлек”, “Бельские просторы” басмалары лауреаты да.

 Тормышны бар яклап та күреп, бәяләп, кешеләр кадерен  белеп яшәүче хөрмәтле дустыбыз – Марат Идият улы Сәитовны  – юбилее уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәбез. Арытаба да үзенә дә ныклы сәламәтлек, нәтиҗәле эшчәнлекле еллар телибез.

Иҗатчы табиб
Иҗатчы табиб
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас