Сәламәтлек
29 август 2022, 11:34

Балаларга – сәламәт азык

 Мәктәп туклануы – мөһим мәсьәлә.

Балаларга – сәламәт азыкБалаларга – сәламәт азык
Балаларга – сәламәт азык

 Мәктәп туклануы – мөһим мәсьәлә.

 

Бүген Башкортстан Хөкүмәтендә Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округлары хакимияте башлыклары һәм ведомство җитәкчеләре катнашлыгында эшлекле киңәшмә узды. Алар Башкортстанның гомуми белем бирү оешмаларында туклану сыйфатын күтәрү турында фикер алышты.
Андрей Назаров белдерүенчә, узган елда Башкортстанда мәктәп укучыларын тукландыу оештырылган һәм аның сыйфатын мониторинглау системасы булдырылган. Республика белән идарә итү үзәгенең мәгълүмати панеленә “Кайнар аш белән туклану контроле” модуле кертелде. Нәтиҗәдә, мәктәп туклану системасы максималь ачык һәм үтәкүренмәле булды. Бу ата-аналар җәмгыяте белән конструктив диалог төзергә мөмкинлек бирде.
2022 елның июнь аенда Русия Мәгариф министрлыгының Укучыларның туклануын мониторинглау федераль үзәге делегациясе  Башкортстанда булды. Очрашу барышында аның вәкилләре республиканың мәктәп туклануын оештыру өлкәсендәге тәҗрибәсен җентекләп өйрәнде. Республика белән идарә итү үзәгендә профильле мәгълүмат системасы эше белән таныштылар һәм аны уңай бәяләделәр.
— Мәктәп туклануын оештыру буенча безнең тәҗрибәбез Стратегик башлангычлар агентлыгының “Здоровьесбережение с детства” конкурсында җиңүче дип танылды. Ул “Балачак унъеллыгы”ның иң яхшы идарә итү һәм социаль практикалар реестрына кертелгән. Хакимият органнары һәм кызыксынган оешмаларның укучылар туклануының сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән уртак эше дәвам итәчәк. Бу мәсьәләне аерым контрольдә тотабыз. Яңа уку елында Башкортстанда 510 меңгә якын бала белем ала башлаячак. Бу, узган елдагы белән чагыштырганда, 11 меңгә күбрәк. Укучыларны тукландыру расланган график буенча башкарылырга тиеш. Моннан тыш, азык-төлек һәм әзер ризыкларның калораж буенча да, санитар хәвефсезлек буенча да норматив таләпләргә туры килүе махсус контроль зонасында булырга тиеш, — диде Андрей Назаров.
“Роспотребнадзор”ның республика буенча идарәсе җитәкчесе Анна Казак гомуми белем бирү оешмаларында туклануны оештыруны контрольдә тоту нәтиҗәләре турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, 2021-22 уку елында барлык мәктәпләргә һәм 128 туклану операторына һәм республиканың эре тәэмин итүчеләренә кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру буенча контроль уздырылган. Узган уку елы белән чагыштырганда, туклануны оештыруда хокук бозулар буенча мәктәпләрнең өлеше кимүе күзәтелә – 88 проценттан 68 процентка кадәр. Узган елдагы белән чагыштырганда, мәктәпләрдә балаларның сәламәтлегенә куркыныч тудыручы мәҗбүри таләпләрне бозу очраклары 1,3 тапкырга кимегән.

Балаларга – сәламәт азык
Балаларга – сәламәт азык
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас