Сәламәтлек
26 август 2022, 08:25

Забелин өченчегә ясаткан

Ә сез ничәнчегә ясаттыгыз?

Максим Забелинның телеграм-каналыМаксим Забелинның телеграм-каналы
Максим Забелинның телеграм-каналы

Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин коронавирус инфекциясеннән ревакциналанган. Аның әйтүенчә, бу – аның инде COVID-19дан өченче тапкыр вакциналануы.

“Бүген COVID-19дан кабат ревакциналау уздым. Безнең Русия вакциналары барлык яңа штаммнардан яклауда яхшы нәтиҗәлелек күрсәтте. Гомумән алганда, бу инде минем өченче прививка. Үземне бик яхшы хис итәм. Бер уңайдан сезонлы грипптан прививка ясаттым, бер көнне табиблар ике прививка ясарга киңәш итә. Минем иммунитет яхшы, сынатмас. Ә гомумән, вируслар яңадан башларын күтәрәчәк көз-кыш турында уйларга вакыт. Яклаучы антитәнчекләр тиз генә эшләнми, шуңа күрә чананы җәйдән үк әзерләү дөрес булыр”, – ди Максим Забелин.

Шулай ук ул уку елы башланганчы балаларга да прививкалар ясатырга киңәш итә.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас