

Очрашу «Сәламәт киләчәк» федераль партия проекты кысаларында оештырылды.Тантаналы чарада Башкортстан Республикасы башлыгы администрациясе җитәкчесе, БР эвакуация комиссиясе рәисе Максим Забелин, РФ Дәүләт Думасы депутаты, республиканың ситуацион үзәге координаторы Римма Утяшева, Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин, «Бердәм Русия» партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе, иҗтимагый ярдәм штабы җитәкчесе Руслан Насретдинов катнашты.
«Безнең заман геройлары-табиблар, волонтерлар һәм меценатлар. Һәм без аларга янә рәхмәт әйтәбез! Беренче чиратта Донбасста бишенче һәм алтынчы бригада составында эшләгән медикларга рәхмәтлебез. Безнең табиблар элеккечә тугандаш республикалар территориясендә хезмәттәшләренә булышалар. Махсус операцияне үткәрү вакытында алар 100 меңнән артык пациентка, шул исәптән балаларга ярдәм күрсәттеләр», - диде Максим Забелин.
Чараның мәртәбәле кунаклары өчен Башкортстанның танылган артистлары катнашлыгында концерт оештырылды. Арытаба табибларны, урта медицина персоналын, бригадага кергән водительләрне бүләкләү тантанасы үтте.