Сәламәтлек
14 август 2022, 06:44

Күкрәк тирәсе авыртканда нишләргә ярамый?

Моның нечкәлекләре күп шул. 

stomatologspb.rustomatologspb.ru
Фото:stomatologspb.ru

Кардиолог Ольга Савонина күкрәк тирәсе авыртканда эшләргә ярамый торган гамәлләрне санап үтте. 

Беренчедән, физик хәрәкәтләрне кичекмәстән туктатырга кирәк. Икенчедән, дарулар куллану файдасыз гына түгел, ә организмга зыян китерү куркынычын да арттырырга мөмкин.

Моннан тыш, табиб авырткан урынга массаж ясарга яки күкрәкне суытырга, содалы яки салкын су эчәргә киңәш итми.

Шулай ук Савонина инфаркт һәм йөрәккә бәйле башка проблемаларны да санап үтте: күкрәк авыртудан тыш, үзеңне кысылган кебек хис итү, авыртуның кулда, муенда, казналыкта сизелүе, физик хәрәкәтне кызу башкарганда яки тиз йөрү вакытында авырту барлыкка килү һәм аның физик активлык туктатылганнан соң һәм дару эчүдән туктагач юкка чыгуы. 

Тулырак монда

 

Читайте нас