

Русиянең күп кенә төбәкләренә бик эссе көннәр килде. Табиб иммунолог-аллерголог Анна Шуляева эсседә сәламәтлеккә зыян килмәсен өчен нәрсә эшләргә кирәген өйрәтте.
Белгеч сөйләвенчә, эссе көннәрдә иң яхшы эчемлекләрнең берсе – күпләр җәй көне эчә торган бозлы газировкалар түгел, ә кайнар чәй. Шулай ук күп алкоголь ярамый, шул исәптән сыра да, чөнки алар организмда су күләмен киметә, моның аркасында баш әйләнергә һәм аңны югалтырга мөмкин. Моннан тыш, спиртлы эчемлекләр эчкәннән соң авыз кибә башлый, баш авыртырга мөмкин, йөрәк-кан тамырлары системасына нагрузка арта. Ә болар кан басымы төшү, инфаркт һәм инсультлар янау куркынычын арттыра.
Эсседә гади суны күп эчәргә кирәк, ди табиб. Йөрәк һәм кан тамырлары белән проблемалары булмаган кешеләр өчен мәҗбүри норма – көнгә 1,5-2 литр.
Йөрәк чире булган кешеләргә тоз күләмен киметергә кирәк, чөнки тоз организмда суны тоткарлый һәм ул җитди проблемаларның сәбәбе булырга мөмкин.
Кием буенча да киңәшләр бар. Тәнне каплый торган ачык төсләрдәге кием кию зарур, шулай ук кояш кагу куркынычын булдырмас өчен баш киеме булу мәҗбүри.
Урамга чыкканда кояштан саклый торган крем сөртергә киңәш ителә. Моннан тыш, иртәнге 11 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр ачык кояшка чыгарга, бигрәк тә, эсседә озак йөрергә киңәш ителми.
«Кыскасы, гади кагыйдәләрне үтәсәң, эссе җәй организмга өстәмә рәвештә җитди йогынты ясарга тиеш түгел», – дип саный табиб.
Чыганак: "Татар-информ"