

Икенче төрле аны Арыслан койрыгы, дип тә йөртәләр.
Сукыр кычытканны йөрәк авыруларын дәвалау һәм аны булдырмау өчен кулланыла.
Бу үлән:
- кан басымын киметә,
- тынычландыра,
- баш шаулавын киметә (бетерә),
- үзәк нерв системасын ныгыта,
- Пароксизмал тахикардия булганда йөрәк мускуллары кысылуын көчәйтә,
- май, углевод һәм аксым алмашынуын көйли,
- кандагы алама холестеринны киметә,
- спазмнар барлыкка килгәндә, көзән җыерганда ярдәм итә,
- метеоризм һәм башка ашказаны-эчәк авырулары вакытында булыша.
Төнәтмәсен болай эшләргә була:
2аш кашыгы кипкән вакланган үләнне 100 мл 70% спиртка салып, 1-2 атна караңгы җирдә төнәтергә. Йөрәк авырулары, неврозларга каршы көнгә 30 тамчы 3 тапкыр эчәргә.
Кан басымын төшерү, тынычлану өчен: 1аш кашыгы коры вакланган үлән өстенә 200 мл кайнар су коеп, 15-20 мин.тотарга. Көненә 3 тапкыр 2 аш кашыгы кабул итәргә. Баш шаулаганда, 1аш кашыгы үләнне 1 стакан кайнар суга салып 1 сәгать төнәтәләр. Көнгә 3 тапкыр ашарга 30 минут кала 1әр аш кашыгы эчәләр. Дәвалану курсы 1 ай.
Шулай ук бәвел кудыручы һәм какырыкны чыгаручы чара буларак та кулланыла. Төнәтмәне сыеграк итеп тә әзерләргә мөмкин. 2 аш кашыгы үләннне, 0,5 литр кайнар суга салып, 2 сәгать төнәтәләр һәм сөзәләр. Көнгә 3-4 мәртәбә 50-100әр г эчәргә.
Фото: beebazar.ru