

Башкортстан "Спутник V" вакцинасының яңа партиясен алды - 300 меңгә якын доза. Бу хакта СПИД һәм йогышлы авырулар белән профилактика һәм көрәш буенча республика үзәге баш табибы Рафаэль Япаров хәбәр итте. "Вакцина барысына да җитә, ул барлык медицина оешмаларында да бар", - диде ул.
Вакциналауны һәм ревакциналауны Русиядә теркәлгән теләсә нинди вакцина белән үткәрергә мөмкин. Әмма Рафаэль Япаров "Спутник V" вакцинасы - дәлилләнгән нәтиҗәле вакцина, һәм бу күпсанлы фәнни тикшеренүләр белән расланган”, - дип ассызыклый.
Ревакцинация өчен Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре "Спутник V"ның беренче компонентын, "Спутник Лайт" вакцинасына тиң итеп кулланырга киңәш итә. Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча баш штаттан тыш белгече Владимир Чуланов: “Спутник V”, “Спутник Лайт”, “Спутник Лайт” һәм “Спутник М” вакциналы препаратлары буенча бүгенге көндә аларның иминлеге һәм нәтиҗәлелеге турында мәгълүматларның зур күләме бар”, - ди.
60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә саклану иммунитетын формалаштыру өчен беренчел вакциналау схемасы буенча - беренче һәм икенче компонент буенча уздырырга кирәк.