Сәламәтлек
28 июль 2022, 05:25

Сабый аякка баскан

Стәрлетамак шәһәрендә инвалид бала реабилитация курсыннан соң үзе йөри башлаган.

Сабый аякка басканСабый аякка баскан
Сабый аякка баскан

Стәрлетамакта яшәүче 3 яшьлек Влад Тарасов тумыштан генетик авыру - Лежен синдромы белән авырый. 2021 елның мартыннан Владимир даими рәвештә инвалид балалар өчен «Адым Ясарга» физкультура-сәламәтләндерү үзәгенә, адаптив физик культура белән шөгыльләнүгә йөри һәм моңа кадәр басып тора алмаган. Аны кулда йөрткәннәр. Соңгы ике атна эчендә  әлеге курслардан соң ул үзәктә үзенең беренче мөстәкыйль адымнарын ясаган.

Реабилитация «Биеклекләрне буйсындыру» проекты кысаларында уздырыла. Аның ярдәмендә Стәрлетамак шәһәре һәм районыннан сәламәтлекләре чикләнгән 1,5-15 яшьлек 40 бала агымдагы елның февраленнән ноябренә кадәр комплекслы реабилитация буенча 1600 дәрес узачак. Исеме символик, балалар, чыннан да, уңышлары белән куандыра.

Үзәккә республиканың теләсә кайсы районыннан балалар килә ала.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас