Сәламәтлек
22 июль 2022, 05:33

Зинһар, эштән бүлеп йөрмәгез әле!

Эшләгән вакытта кешенең игътибарын читкә тарту – аны көчле физик стресска китерә, кеше хәтта үзе моны сизмәсә дә...

Зинһар, эштән бүлеп йөрмәгез әле!Зинһар, эштән бүлеп йөрмәгез әле!
Зинһар, эштән бүлеп йөрмәгез әле!

Офиста эшләүче 90 кешедән торган төркемдә белгечләр сынаулар үткәргән һәм гади генә эшне башкарганда да (мәсәлән, гади текст җыю, очрашу-гапләшү) эштән бүлүнең кеше организмына бик начар тәэсир итүен билгеләгән.

     -Эшләгән вакытта кешенең игътибарын читкә тарту – аны көчле физик стресска китерә, кеше хәтта үзе моны сизмәсә дә,- дигән нәтиҗәгә килгән галимнәр.

   Моны алар медицина ысулларын кулланып та тикшергән. Мәсәлән, ЭКГ тикшерүе эшләгән вакытта эштән бүленүченең йөрәге тибү ешаюын, төкерек анализы исә организмда стресс гормоны – кортизол күләменең артуын күрсәткән.

Фото: aroundpet.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас