Сәламәтлек
16 июль 2022, 08:56

“Сәламәт республика - сәламәт төбәк” акциясе дәвам итә

Медицина бригадалары алты маршрут буенча эш алып бара.

“Сәламәт республика - сәламәт төбәк” акциясе дәвам итә“Сәламәт республика - сәламәт төбәк” акциясе дәвам итә
“Сәламәт республика - сәламәт төбәк” акциясе дәвам итә

Акция Русия Президенты Владимир Путин указы белән гамәлгә ашырылучы “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында уза.  

Ел саен уздырыла торган акциянең төп максаты – шәһәр һәм район үзәкләреннән ерак урнашкан торак пунктларда яшәүчеләргә медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген арттыру һәм хроник йогышлы булмаган авыруларны һәм аларның хәвеф чыганакларын иртә ачыклау. Бу йөрәк-кан тамырлары, онкология авырулары, шикәр диабеты, туберкулез һәм башкалар.
«Сәламәтлек поезды»ның эше нәтиҗәсендә авылда яшәүче һәркем белгечләрдән сәламәтлек торышын белергә, медицина тикшерүе узарга һәм авылдан чыкмыйча гына беренчел медицина ярдәме алырга мөмкин.
Акциядә күчмә Сәламәтлек үзәкләре, флюорографлар һәм маммографлар, күчмә ФАПлар һәм Г.Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенең диагностик үзәкләре, Республика кардиология үзәге катнаша.
2022 елда “Сәламәт республика - сәламәт төбәк” акциясе 18 апрельдә старт алды. Шул көннән алып белгечләр тарафыннан 73 502 кеше тикшерелгән. Бригадалар алты маршрут буенча эшен дәвам итә.

Чыганак: Башинформ

Фото: Башинформ

 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас