Сәламәтлек
16 июль 2022, 10:52

Июльдә нинди үләннәр җыярга?

Июльдә нинди үләннәр җыярга?

Июльдә нинди үләннәр җыярга?Июльдә нинди үләннәр җыярга?
Июльдә нинди үләннәр җыярга?

Июльдә җыела торган үләннәр:

Сары мәтрүшкә – ашкайнатуны һәм йөрәк эшчәнлеген яхшырта, тынычландыра, ютәлдән коткара, стоматит һәм гингивит вакытында кулланыла.

Җир җиләге һәм каен җиләге яфраклары – матдәләр алмашын яхшырта, организмдагы артык тозларны чыгара, ангина вакытында булыша.

Кылыч үлән (аир, җир тамыры) – авыртуны баса, тынычландыра, ялкынсынуга каршы файдаланыла, температураны төшерә.

Сазанак (багульник, чабыр үләне) – үпкә авырулары, бөер, ашказаны-эчәклек, тоз утыру авыруларыннан, ревматизмнан коткара.

Каен яфраклары – организмнан шлакларны чыгарырга, канны чистартырга булыша.

Су борычы (горец перечный) – тире авыруларына каршы кулланыла.

Мәтрүшкә – салкын тигәннән, йокысызлыктан файдаланыла, нерв системасын тынычландыра.

Әрекмән тамыры – чәчне ныгыта.  

 

Чыганак:shahrikazan.ru

Фото: subscribe.ru

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас