

Уфа хирурглары бавырдагы яман шешне юк итәргә өйрәнгәннәр. Алар моның өчен зарарлы күзәнәкләрне туңдыралар һәм "үтерәләр".
Нык түбән температура йогынтысында шешнең үсүе туктала. Яман шеш күзәнәкләре томаланып юкка чыгалар. Бу процедура медицина телендә «криоабляция» дип атала.
БР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында хәбәр ителгән мәгълүматлар буенча, бавырга өч энә кертелә һәм алар шулай яман шешне туңдыру ярдәмендә юкка чыгаралар.
Бу операцияне өч ел бавыр яман шеше белән көрәшүче бер хатынга ясаганнар. Бавырының бер өлешен кисеп алу бары тик вакытлыча гына нәтиҗә биргән, вакыт үтү белән чире азганнан-аза барган. Янә пычак астына яту куркыныч — чөнки аның организмы инде көчсезләнгән. Операция вакытында авыртыну булмый һәм пациент җиңел үткәрә.
Яман шеш диагнозын ишетү - үзе бер тетрәнү, ә аның белән көрәшү тагын да авыррак. Мондый пациентлар өчен Башкортстанда табиблар тарафыннан кулланыла торган яңа радикаль дәвалау алымы - яшәүгә өмет һәм ышаныч уята.