Сәламәтлек
15 июль 2022, 10:51

500 граммлык сабыйлар күбрәк туа башлаган

Моның сәбәбе нәрсәдә?

http://clubochek.ruhttp://clubochek.ru
http://clubochek.ru

Г.Г.Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсенең балалар табу йортында вакытыннан алда туучы сабыйлар саны арта башлаган. Бу хакта дәваханә хезмәткәрләре үзләренең “Вконтакте” төркемендә бәян иткән.

2020 елда бала табу йортында авырлыгы 1000 граммнан ким булган 25 сабый дөньяга авыз салган. Аларның өчесенең авырлыгы 500дән 749 граммга кадәр булган.

2021 елда бу саннар шактый арткан. Бала табу йортында тән авырлыгы 1000 граммга җитмәгән 36 сабый туган. Аларның 10ысының исә авырлыгы 500-749 грамм гына тәшкил иткән.

“Моны медицинаның алга китүе һәм беренчел ярдәм күрсәтүдәге уңышлар белән аңлатып була”, – ди табиблар.

Вакытыннан алда туган сабыйлар саны гына түгел, ә аларның яшәп китү күрсәткече дә арткан. 2020 елда бу күрсәткеч 68 процент булса, 2021 елда ул 83 процентка җиткән.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас