Сәламәтлек
14 июль 2022, 10:34

Бала нигә кылана?

Кайвакыт балалар шул дәрәҗәгә җитеп кыланалар ки, әти-әни  хәтта ни уйларга да белми аптырашта кала...

Бала нигә кылана?Бала нигә кылана?
Бала нигә кылана?

Кайвакыт балалар шул дәрәҗәгә җитеп кыланалар ки, әти-әни  хәтта ни уйларга да белми аптырашта кала. Ни өчен соң бала өйдә яки урамда кыланчыклана, ни өчен ул “тулы спектакльләр” куя? Улыгызның яки кызыгызның үзен болай тотуы сезне уңайсыз хәлгә куя, танышлар арасында кызарырга мәҗбүр итәме?

   Баланың эчке канәгатьсезлеге һәм үз-үзенә ышанычсызлыгы кайчак күрсәтмә шамакайлану сәбәпләренең иң киң таралганы булып тора. Аңлавыбызча, бу халәт буш урында барлыкка килми. Тәрбия барышында ниндидер моментлар игътибардан читтә калган булырга мөмкин. Уйлап карарга кирәк: бәлки, сез сабыегызны нахакка рәнҗетәсез яки җәза бирәсездер, яисә эштән арып кайтып, бала белән уйнарга, сөйләшеп утырырга, аңа китап укып утырырга вакытыгыз калмыйдыр.

   Эш шунда, өлкәннәр тарафыннан игътибар һәм яхшы мөнәсәбәт тоймаганда бала-чага моңа ирешү өчен төрле-төрле-ысуллар куллана башлый. Кайберәүләр оялчанга әверелеп, үз эченә бикләнсә, икенчеләре нәни агрессорга әверелә. Өченчеләре исә шамакайлану юлын сайлый.

   Кызганычка каршы, ата-аналар еш кына, тора-бара үтәр әле, дип әлеге ситуациягә кул гына селтиләр һәм бик тә ялгышалар. Чынлыкта исә кыланчыклык белән  олылар игътибарын үзенә җәлеп итү баланың киләчәк тормышында зур чагылыш табарга мөмкин.

                      Четерекле хәлдән чыгу юлы бармы соң?

   Иң тәү чиратта балагыз өчен игътибарлырак ата-ана булырга тырышыгыз. Бу инде бар нәрсәне читкә куеп, гел бала белән генә шөгыльләнегез дигән сүз түгел. Бары тик көн тәртибегезгә сабыегыз белән җитәрлек вакыт аралашуны планга кертегез.

   Нәниләр кеше һәрчак үзен яратуларын, үзенең тормышындагы кечкенә генә вакыйгаларның да сезнең игътибарга лаек икәнен тоярга тиеш. Әгәр инде ситуация контрольдән узган, ә балагыз клоун ролен шулкадәр оста итеп үзләштергән икән, аның бу сәләтен кирәкле юнәлешкә кертеп җибәрү юлын эзләгез. Мәсәлән, аңа өй спектакльләре оештырырга тәкъдим итәргә була. Шулай ук бергәләп, рольләргә бүлеп, әкиятләр укыгыз, балагызны сәнгать студиясенә яздырыгыз. Мондый баланың игътибарын һәм түземлеген үстерү өстендә эш алып барырга кирәк булыр. Чөнки, кагыйдә буларак, андыйлар гиперактив булалар. Бу эшләрне, баланы артык авыр хәлгә калдырмыйча, уен формасында үткәрергә була.

Фото: detki.guru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас